Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
6 июль 2024, 06:00

Ак үлемгә юл юк

Муниципаль район хакимиятендә районда наркотиклардан файдалануга һәм аларның законсыз әйләнешенә һәм эчкечелеккә каршы тору буенча ведомствоара комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

Ак үлемгә юл юкАк үлемгә юл юк
Ак үлемгә юл юк

Анда комиссиянең барлык әгъзалары, авыл советы авыл биләмәләренең яшьләр эшләре буенча белгечләре, район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча укытучылары катнашты. Утырышны наркотиклардан файдалануга һәм аларның законсыз әйләнешенә һәм эчкечелеккә каршы тору буенча ведомствоара комиссия рәисе урынбасары Р.Хәертдинов алып барды.

Көн тәртибендәге биш мәсьәлә каралды. Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр белән әңгәмәләр, наркотикларга каршы юнәлештәге түгәрәк өстәлләр, алкоголизм һәм тәмәке тарту мәсьәләсе буенча район үзәк дәваханәсенең психиатр–наркологы Илдар Иламанов чыгыш ясады. Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлеге оперуполномоченные полиция лейтенанты Радим Фәррахов һәм Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рәнис Шәрипов наркотик матдәләр булган кыргый үсемлекләрне ачыклау һәм юк итү эшен оештыру турында сөйләде. Яшьләрне район мәдәни - массакүләм чараларда катнашуга җәлеп итү, тәмәке тарту, алкоголь, наркоманиянең тормыш сыйфатына зыянлы йогынты ясавы турындагы мәгълүматны социаль челтәрләрдә һәм рәсми сайтта урнаштыру темасы буенча «Илеш районы мәдәният бүлеге» МБУ начальнигы Рөстәм Әхмәдиев ассызыклады. Муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм комитеты рәисе Иршат Фәсхиев алкоголь, наркотик һәм психотроп матдәләр куллануны профилактикалау буенча чаралар, акцияләр, әңгәмәләр оештыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча бәян итте. Район мәгариф учреждениеләре укучылары арасында наркотикларга каршы профилактика эшен оештыру темасы буенча «Мәгариф идарәсе» МКУның тәрбия эше бүлегенең өлкән методисты Руфина Заһидуллина чыгыш ясады.

Шулай ук бу көнне сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту елына багышланган чараларга йомгак ясау мәсьәләләре буенча утырыш узды, комиссия әгъзаларының докладлары тыңланды.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас