Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
6 июль 2024, 05:10

Автомобильләр тапшырылды

Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлеге элек производствода зыян күргән республика халкына 8 Lada Granta автомобилен тапшыра.

Транспорт чаралары медицина күрсәтмәләре булганда һәм машина йөртүгә каршы күрсәтмәләр булмаганда бирелә. Бу быел производствода бәхетсезлек очракла-рыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминият акчалары хисабына бирелә торган автомобильләрнең беренче партиясе. Фондның Башкортстан Республикасы буенча бүлеге 2024 елда производствода зыян күргән 50 кешене махсус транспорт чарасы белән тәэмин итүгә 50 млн. сумнан артык контракт төзегән.

Дәүләт ярдәме махсус транспорт рәвешендә кешеләргә күп кенә көн-күреш мәсьәләләрен җиңеләйтергә, шулай ук актив яшәү рәвеше алып барырга мөмкинлек бирә. Барлык машиналар да булачак хуҗаларның физик мөмкинлекләрен исәпкә алып махсус җиһазландырылган һәм кул белән идарә итү системасы белән тәэмин ителгән.

Махсус транспортның эксплуатация срогы 7 елга исәпләнгән, аннан соң, әгәр реабилитация программасы буенча күрсәтмәләр булса, яңа автомобиль бирелә. Эксплуатация чорында зыян күрүчеләрнең Фонд хисабына бер тапкыр автомобиль капиталь ремонтлау мөмкинлеге бар. Шулай ук квартал саен ягулык-майлау материаллары өчен компенсация каралган.

«Транспорт чаралары бирүдән тыш, Русия Социаль фонды производствода зыян күргән иминләштерелгән шәхесләрне медицина, социаль һәм һөнәри реабилитацияләүгә өстәмә чыгымнарны финанслый. Фонд протезлау, шифаханә-курорт дәвалау, гражданны яңадан укыту өчен түли, аңа кирәкле техник реабилитация чаралары бирә. Үз чиратында, яңа автомобиль хуҗалары дәүләт инспекциясендә теркәлгәннән соң 10 көн эчендә Фонд бүлекчәсе адресына теркәлү турында мәгълүмат җибәрергә, шулай ук ел саен реабилитация чараларын үтәүне контрольдә тоту максатыннан транспорт чарасын теркәү турында таныклык тапшырырга тиеш. Автомобильләр реабилитация чаралары булып тора һәм эксплуатация срогы дәвамында башка гражданнарга сатылырга һәм тапшырылырга тиеш түгел.

Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас