Тормыш иптәше Хәтмулла хатынының бу гадәтенә күптән күнеккән һәм мондый вакытларда аңа кысылмауны хуп күрә. Тик бу өй җыештырулар һичбер вакытта да Хәтмулланың йөрәгенә тимичә үтми. Ул ирексездән ниндидер кызганыч та, үтә сагышлы да карашын сервант өстендә торган ватык гармунга төбәде. - «Хәзер башлана» - дип уйлады ул һәм хатыны Сәрия куптарачак чираттагы давылдан котылырга теләгәндәй өстенә йорт арасында кия торган киемнәрен эләктереп тышка атлады.
Йорт, каралты-кура гомергә ныклы булды Хәтмулланың. Авыл халкы мал азыгына кытлык кичергән елларда да абзарда малын киметмәде. Җәй буе тырышты, тырмашты, урманда чабарга үлән булмаса, сазлык урыннардан яшь камыш чабып киптерде. Чөнки аңлый иде - авыл җирендә Дәүләткә ышансаң ач калуыңны көт тә тор. Колхоз үзе күптән җиде терәүле, муеннан бурычка баткан һәм кәнсәләрдә оялап алган биш-алты кешегә генә файда китерә. Әмма мал асрасаң әле яшәргә була. Авыл халкы өчен мал ул - акча да, өстәлең тулы ризык та. Көне-төне тырышуның нәтиҗәсе буларак, алар начар яшәмәде. Балаларын ач-ялангач йөртмәделәр, иркен үстерделәр, укытып кеше иттеләр. Вакыт җиткәч, алар кайсы кая таралышты. Үз көннәрен үзләре күрәләр һәм сирәк кенә хөкүмәт биргән ялларда кайтып китәләр. Мал арасында йөреп онытылырга теләсә дә, Хәтмулланың уйлары башта ватык гармун тирәсендә әйләнде, ә аннары әллә кая еракларга китте...
***
Аның әтисе Гыйбадулла Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмады. Геройларча һәлак булган дип урындагы хәрби комиссариаттан килеп орден белән берничә медален генә калдырып киттеләр. Шулай итеп әтисез калган малайның балачагы ялгыз әнисе карамагында үтте. Ә еллар узган саен сугыш салган яралар, югалтулар, анда кылган батырлыклар онытыла, тоныклана барды. Хәтмулла башта «Герой Гыйбад малае» булып йөрсә дә, әкренләп «Зәбирәнең ятим малае» булып калды. Әмма башкалар арасында әтисезлегеннән кимсенеп үскән малайның яшьтәшләреннән аерып торган бер сәләте бар иде. Ул бала чагыннан моңлы булып үсте. Зәбирә көн димәде, төн димәде - колхоз маллары яныннан кайтмады, аягыннан резин итекне салмады. Әмма малаен гармунлы итте...
Авылда кичке уен вакыты. Клуб ишеге шар ачык һәм аннан гармун тавышы ишетелә. Тальян гармун! Аның бәләкәй генә күрегенә татарның бар булмышы, уй-хисләре, үткәне һәм бүгенгесе, кыскасы бар язмышы сыйгандыр! Ул берчә елый-елый ярсый, озын көе белән бәгырьләрне актара, берчә кыңгырау чыңнары, дәртле бию көе белән мәңге ачылмаган күңелләрне ача, аксакны да биюгә төшерә. Тик ул күректән моң чыгару Ходай тарафыннан бик сирәкләргә генә бирелә шул. Авылның теләсә кайсы егетен җиде төн уртасында уятып сора: күрмичә дә әйтә: «Болай үзәк өзгеч итеп дөньяда бары Хәтмулла гына уйный ала; бу моң бары аларның авылында гына туарга мөмкин». Ә кызлар гармунчыга ялына: «Тагы да бер генә уйнат инде, тагы да бер генә биет инде, бәгырь кисәгебез, алтын моңыбыз». Менә бер мизгелгә гармун моңы тына. Гармунчылар белә, бу - иң рәхәт мизгел. Ул югалган моңны эзләгәндәй гармун телләренә баскалый, кыңгырауны чыңлатып ала, гармун каешын тигезләп иңенә сала, залга күз ташлый. Бу мәлдә Хәтми «Зәбирәнең ятим малае» булудан да туктый, һичкем бәхәсләшми: гармунчы кичке уенда иң кирәк кеше, ул егетләр арасында авторитет, ул - король. Әгәр дә яшьләр арасында ызгыш чыга калса, гармунчыга ялгыш кул күтәргән кешегә гомеренең соңгы көненәчә «Ул адәм түгел» мөһере сугылачак. Уйный Хәтмулла, бар булмышын биреп, ярсып-ярсып уйный. Дәртле гармун көенә кызлар һәм егетләр биергә керешә. Парлы биюдән дүртлегә, дүртледән - сигезлегә, ә аннары читән үрешле башлана. Әйе, ул чакларда кичке уенның бу биюләре кызлар һәм егетләр арасында якыннан аралашуның иң югары ноктасы иде. Бер-береңнең бармак очларыннан тоту, мәхәббәт тулы күзләргә багу һәм парлы бию яшь йөрәкләрне соңгы чиккәчә җилкендерә иде. Клуб гөрли, шаулый, ә идәннән тузан күтәрелә. Аңа бер-бер артлы сибелгән биш-алты чиләк су тузанны гына түгел, ә кызган табаннарны да, янган йөрәкләрне дә сүрелдергән кебек була...
Вакытлыча килгән гомернең кадерен белмәсә дә аңлый адәм баласы. Мәңгегә кире кайтмаска киткән еллар бу чакларны да үзләре белән алып киткән. Сулар кирегә акмагандай, узган гомерләрне дә кире кайтарып булмый. Хәзер яңа заман, ә һәр заманның үз яшьлеге, үз моңнары, үз биюләре. Хәер, бүгенге клублардагы чит ил музыкасына котырынган дискотекаларны берәр милли калыпка салып була микән? Гармунчыга күп кызлар күз ташлады. Тик аның күңеле генә күрше авылы сылуы Нәргизәдә иде. Бер-берсен өзелеп яраткан ике яшь йөрәк елга буендагы карт тирәкләр янында бик күп таңнарны каршылады. Аларның кайнар сөюенә, «мәңгелеккә» дигән вәгъдәләренә, татлы иреннәрнең ике йөрәктәге хисләрне түкми-чәчми бер-берсенә тапшыруына карт тирәкләр шаһит иде...
- Бергә булыйк, сөеклем! Бер җан, бер тән булыйк, Нәргизәм! Мин сине соратам.
- Мин риза! Сорат, бәгырем, сорат җаным... Әй яшьлек, тиле яшьлек. Күңелдән барысын да җиңел генә хәл итә торган гомернең иң самими чаклары. Салкын акыллардан кайнар хыялларның өстен чаклары...
...Күңеле тартмаган бу эштән ниндидер хәвеф булачагын сизенсә дә, Зәбирә бердән-бер улына каршы килә алмады. Күп сөйләшкәннән соң күрше авылның Чулак Гариф кызын соратып карарга булдылар. Барлык шартын китереп, барлык йолаларны үтәргә тырышып яучылар җибәрелде. Әмма кызның әтисе-гариплеге аркасында сугышка бармаган чулак Гариф гармунчы Хәтмулланың яучыларына җавапны кыска бирде:
- «Хәерче ятим-йортыга бирә торган кызым юк», - бу сүзләрне ишеткән Хәтми кабаттан үзенең үксез балачагына әйләнеп кайтты. Ятимлек ачысын беркайчан татымаганча кабат башыннан кичерде. Үз гомерендә беренче тапкыр әткәсенең сугышта геройларча һәлак булуына гарьләнде. Аның да чулак Гариф кебек гарип әмма тере булмавына үкенде. Җан үксүе аек акылын томалаган Хәтмулланың гомер буе әткәсенә тугры калып аны-улын ялгыз карап үстергән әнкәсенә дә үпкәсе калыкты. Яшәү мәгънәсезлегеннән аны бары сөйгәне Нәргизәнең күрше карчыгы артыннан җибәргән кош теледәй хаты коткарды. «Җомга кич тирәкләр янында көтәм, алып кит, мин бары тик синеке», - дигән сүзләр егеткә канат куйды...
(Дәвамы бар).
Мөнәвис НИЗАМЕТДИНОВ, Русия һәм Башкортстанның Журналистлар берлеге әгъзасы. Сүлте авылы.