Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
6 июль 2024, 05:30

Кисәтү чараларын финанслау өчен

Кагыйдәләр буенча, эш бирүчеләр иминият взносларының 20 процентын производство травматизмын кисәтү чараларына производство бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә җибәрә ала.

Эш бирүче пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне шифаханә-курортта дәвалауга өстәмә акча җибәргән очракта, кулланыла торган акчалар күләме 30 про- центка кадәр арттырылырга мөмкин.

Эш бирүчеләр, кисәтү чараларының расланган исемлеге кысаларында, хезмәтне саклау буенча нинди чараларга куллану максатка ярашлырак икәнен үзләре сайлыйлар.

Гаризаны документларның тулы комплектын беркетү мөмкинлеге каралган дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин, шулай ук эш бирүчеләр кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итүгә гариза белән теркәлү урыны буенча Социаль фондның клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итә алалар.

Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас