Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
6 июль 2024, 04:30

Туган җирдән көч алып

Кеше тормышын биек баскычка тиңләргә була, чөнки һәрбер кешенең язмышы күпсанлы вакыйгаларга бай. Мәкаләм герое да тормыш баскычларыннан үргә менгәндә уңышлары да, җитешмәгән урыннары да, шатлык-кайгылары да күп булгандыр, билгеле.

Туган җирдән көч алыпТуган җирдән көч алып
Туган җирдән көч алып

Ничек кенә булмасын, тырыш терлекче һәм савучы гаиләсендә туып-үскән малай гади тракторчыдан республика күләмендә танылу алган предприятие директоры кебек вазыйфага ирешкән. Ул бүген дә үзен үстергән, кеше иткән туган җиренә тугры. Сүзем – “Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалы директоры, БР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рим Фәнис улы Шәмсетдинов турында.

Туган җиргә мәхәббәте әти-әнисеннән – “Урожай” колхозын (хәзер токымчылык заводы җәмгыяте ) җигелеп тарткан терлекче, бригадир Фәнис Галимҗан улыннан һәм савучы Тәвзилә Гыйльфан кызыннан килә. “Урта мәктәпне тәмамлаган елда үзебезнең колхозда тракторчы булып эшләргә калдым. Армия сафларында хезмәт итәр өчен һөнәр алу кирәк дигәч, военкомат юнәлеше буенча БТР водителенә укыдым. Хезмәт итеп кайткач та, эшемне дәвам иттем,”-ди Рим Фәнис улы яшьлеген искә төшереп. Техника серләрен берникадәр төшенгән егет, ниһаять, үз хыялын тормышка ашыра - Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының иң авыр факультетларының берсе –механика бүлегенә укырга керә. Кулына диплом алган яшь белгеч ике дә уйламый – туган колхозына автомеханик булып кайта. Машина - техник паркы мөдире, арытаба баш инженер вазифасын башкарган тырыш, таләпчән белгечне район җитәкчелеге дә игътибардан ычкындырмый – ул бераздан “Алга”колхозына рәис итеп үрләтелә.

1997 елда Русиядә беренчеләрдән булып Башкортстанда яңа төрдәге машина технологик станциясе – “Җиргән МТС”ы ачык акционерлар җәмгыяте барлыкка килә. Илештә аның филиалы булдырылгач,ул чордагы район хакимияте башлыгы А.Ким бу вазифага Р.Шәмсетдинов кандидатурасын күрсәтә һәм ялгышмый. “Төрле мәсьәләләрне хәл итү өчен МТСка, кар-буранга карамыйча иртәнге сәгать 4 тән кузгала идек, чөнки 8 гә барып җитәргә кирәк. Мәләвезгә кадәр шактый чакрым үтәсе, чак кына соңласаң,башка филиаллар артыннан чиратта торуыңны көт тә тор. Җитмәсә, ул чордагы директор Айрат Өлфәт улы Шәмсетдинов үтә дә таләпчән кеше иде, документта бер өтерең төшеп калса, кире бора. Шулкадәр юлны кире йөрмәс өчен икенче вакыт хаталар ясамыйсың инде. Менә шулай тәртипкә өйрәтте ул безне. Аңа бик рәхмәтлемен,”- дип хатирәләрен яңартты җитәкче.

Янә бер яңалык-2000 елда Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов Указы буенча «Башкирская» МТСы төзелә башлый. Шул рәвешле, җәмгыять МТС «Башкирская» Чакмагыш филиалының Илеш районы бүлеге дип үзгәртелә. Аграр тармактагы әлеге яңа бүлекләрне булдыру ил күләмендә авыл хуҗалыгын реформалау юнәлешендә зур адым буларак кабул ителә. МТСлар төзү тармакны гына түгел, авыл яшәешен, уңдырышлы җирләрне саклап калуда да тарихи карар була. Илеш районы да читтә калмый әлбәттә. 2009 елда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Иршат улы Мостафин инициативасы белән дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Илеш филиалы барлыкка килә һәм ул районнардагы филиаллар арасында иң зурлардан исәпләнә. Һәм, әйтергә кирәк, хуҗалык республиканың барлык районнарында аграр предприятиеләргә төрле хезмәт күрсәтү белән генә чикләнмичә, үзе дә игенчелек, терлекчелек тармагы белән уңышлы шөгыльләнә башлый. Туймазы филиалы исәбендә булган Бакалы районының 1300 гектар мәйдандагы җире дә өстәлә. Ул гына да түгел, элекке С.Юлаев ис. колхоз җирендә оешып, аянычлы хәлгә төшкән “Аташ” ДХОсынада ярдәмгә килә МТС. Хәтсез дәверләр кул да тимәгән. Сүлте сөтчелек фермасы территориясе тирестән тазартыла, мал тораклары ремонтлана. Өстәвенә, ”ИлешСельхозхимия” МУП бетерелгәннән соң, аның базасыда бирегә күчә. 2011 елда банкротлыкка чыккан М. Гафури ис. җәмгыятькә “ашыгыч ярдәм” ролен үтәгәндәй, ярдәмгә килеп, яңа сулыш өрә. “Биредә Ишкар сөтчелек фермасында 400 баш малга исәпләнгән торакны тирестән тазарттык, ремонтладык. Буш торган бинаны реконструкцияләп, ашханә итеп ачтык. Янә бер бина гараж итеп үзгәртелде. Саный китсәң, бик күп инде алар”, - ди Рим Фәнис улы. Шундый күләмле эшләрне башкарып чыгу өчен “500 сөтчелек ферма”сы республика максаты программасы да зур ярдәм була.

2011 елда җәмгыять “Үзәк” МТС ның Илеш филиалы дип йөртелә башлый. Соңгы елларда шактый яңарыш кичергән техник база - МТС ның куәтле техникасы уңышны сыйфатлы итеп, югалтуларсыз җыеп алырга, кыр эшләрен кыска вакыт эчендә башкарырга ярдәм итә. Бүгенге көндә “Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалы ихатасы иртәнге таңнан ук техникалар гөрелтесенә күмелгән. Шулай булмыйча, кояшлы көннең һәр минуты кадерле. Авыл эшчәннәре өчен ”Бер көн – елны туйдыра” торган вакыт. Игенне чәчү белән генә түгел бит, аны тиешенчә тәрбияләргә,уңышын җыеп алырга да кирәк. Ә менә югары уңыш алу, нигездә, агротехник чараларны төгәл кулланудан, басуларда эшне оста оештыра белүдән тора. Бу җәһәттән предприятиенең борчыласы юк ,чөнки аның штурвалы артында озак еллар дәвамында тәҗрибә туплаган таләпчән җитәкче тора.

Җәмгыять исәбендә 7500 га җир бар, алар дүрт авыл советы авыл биләмәсендә урнашкан. “Аеруча җаваплы чорга аяк бастык, малларны кышлатуга азык хәзерләү тулы көчендә бара”, - ди Рим Фәнис улы. Бүгенге көндә 30 гектар мәйданда печән җыелып, рулонга төрелгән һәм Ишкар сөтчелек фермасы янына кайтарылган. 740 гектардагы пар җирләре эшкәртелсә, 200 гектар киләсе ел уңышы өчен әзерләнә. 5200 гектар мәйданда химик утауларның беренче этабы үткәрелгән - чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртелгән, хәзер икенче этапта эш башкарыла - фунгицид белән микроашлама кертелә. Моннан тыш, 3500 тонна сенаж хәзерләнгән. Һәр участокта эш кайный-филиал ихатасында ашлык сугу комбайннарына ремонт башкарыла, урак чорына әзерлек сызыгына кую көнүзәк мәсьәләләрдән бүген.

Терлекчелек тә, игенчелек белән беррәттән, хуҗалык өчен мөһим тармакларның берсе. Ишкар фермасында 900 кара-чуар токымлы маллар асрала, аның 400е - савым сыеры. Әйтик, 6 айда барлыгы 1200 тоннадан артык тулай сөт җитештерелеп, һәр сыердан 20-22 кг тәшкил итә. Фермада урнаштырылган сөт суыткычы продукцияне сыйфатлы итеп тапшырырга мөмкинлек бирә. Тармакны алга җибәрүдә мөһим роль уйнаучы факторларның берсе буларак, малларны ясалма орлыкландыру да оештырылган. “Үзәк” МТС ДУАХПның Илеш филиалында 1200 баш сыерга исәпләнгән сөт фермасы төзелеше исә–алда торган планнардан.

Кыскасы, кайсы тармакны алсаң, да сынатмый хуҗалык, эш төгәл оештырылып, югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкәне өчен елның-елында 8 филиал арасында Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Боларның барысы артында да булдыклы җитәкченең тынгысыз,тырыш хезмәте ята, әлбәттә. Эшчәнлегендә катлаулы проблемаларны тирәнтен анализлап, үз вакытында нигезле карарлар таба белә Рим Фәнис улы. Филиал Бакалы, Чакмагыш, Бөре, Бүздәк, Дүртөйле районнарына да хезмәт күрсәтә. “Әмма соңгы елларда башкаларга хезмәт күрсәтү күпмедер дәрәҗәдә икенче планга калып бара диярлек. Чөнки аграр хуҗалыкларның матди базасы елдан-ел көчәя. МТСка читтә эш кими дип һич кенә дә кайгырмыйбыз, үзебез аграр җитештерү белән ныграк шөгыльләнәбез”, - ди җитәкче.

Алны - ялны белми хезмәт куйганда, Рим Фәнис улына гаиләсе төп терәк, билгеле. Шәхси тормышыннан бик канәгать ул, Зәһинәсе белән ул һәм кыз үстергәннәр, матур йорт салып күркәм гомер кичерәләр. Уллары Динар югары уку йортын тәмамлап, бүгенге көндә БР Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгында эшли, тормыш иптәше Вәсилә белән Уфада яши. Кызлары Эльвира Уфа дәүләт нефть техник университетында белем алган, бүгенге көндә тормыш иптәше Равил белән Санкт-Петербург шәһәрендә яши, төзелеш компаниясендә хезмәт сала.

Шушы көннәрдә Рим Фәнис улы Шәмсетдинов үзенең күркәм юбилеен - 60 яшен билгеләде. Юбилярга киләчәктә дә эшләре уң, сәламәтлек һәм бәхет юлдаш булсын, дигән теләктә калабыз.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас