Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
7 июль 2024, 04:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле кооперация хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнәнһөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас тәбриклим.

Бүген кооперация хезмәткәрләренә конкуренция шартларында,шәхси эшкуарлык үсеш алган чорда эшләргә туры килә. Заман халык ихтыяҗын канәгатьләндерү, кешеләргә кирәкле хезмәт күрсәтү бурычын куя. Кулланучылар җәмгыяте әгъзалары хезмәтләренең мөһимлеген аңлап, эшчәнлекләре аша халык яшәешен яхшыртуга үз өлешләрен кертергә тырыша.

Кулланучылар кооперациясенең барлык хезмәткәрләрен, ветераннарын бәйрәм белән котлап, һәркайсына имин тормыш, тыныч таңнар, ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас