Безнең эшчәнлегебез җәмәгать туклануы, ваклап сату, әзерләү. Җәмгыятьнең район үзәгендә - “Яркәй” гомум туклану ноктасы, район үзәк дәваханәсендә - буфет, Аккүз авылында көнкүреш товарлары белән сәүдә итү магазины бар. Моннан тыш, сәүдә нокталары булмаган Кыпчак, Кенәз-Елга, Шәммәт авылларына аена өч-дүрт тапкыр барып, сату оештырабыз.
2023елда эш күләме 10523 мең сум тәшкил итте. Халыктан ит, сөт, йон, йомырка, дару изделиеләре, яшелчә, макулатура, бөртекле культуралар һ.б. сатып алабыз. Хәзерләү әйләнеше 1407 мең сум тәшкил итте. 2022 елга караганда әзерәк булды. Чөнки миләш, баланның уңышы булмады. Эре мал тиресе җыю авырлашты, хакын югалтты, бәяләр кискен кимеде.
Соңгы вакытта халыктан ит, йомырка сатып алганда кыенлыклар туа. Продукция, һичшиксез, ветеринария лабораториясе аша тикшерү узарга тиеш. Тапшыручылар мондый шартларга риза түгел, үз продукцияләрен үз көчләре белән сатарга тырыша.
Аккүз авылындагы сәүдә ноктасы аша 3984 мең сумлык товар сатылды.
Без үзебездә җитештерелгән продукцияны сатуны өстенлек күрәбез. Шуңа күрә бүген без үзебезнең продукция күләмен арттыру бурычын куябыз, аның ассортиментын киңәйтергә тырышабыз. Пешергән блюдоларның һәм җитештерелә торган продукцияның сыйфатын яхшырту өстендә эшлибез. Бездә җитештерелгән ризыклар башка җәмәгать туклану предприятиеләре белән чагыштырганда, күпкә очсыз, шуңа да халык яратып, теләп сатып ала.
Җәмгыятьнең салым, хезмәткә түләү буенча бурычлары юк. Узган елда 763 мең сум салым түләнелгән. 195 мең сум бина өчен арендага түләнде. Ел саен җиһазлар сатып алына, яңартыла.
Коллектив 9 хезмәткәрне берләштерә. Эшләү дәверендә тәҗрибәле өлкән повар Резидә Хәбибуллина җәмгыятьнең икътисадын үстерүгә лаеклы өлеш кертә. Кулланучылар кооперациясе системасында күп еллык намуслы хезмәте өчен Үзәксоюзының медале, Почет грамоталары белән бүләкләнде. Буфетчы Альмира Габдраупова үз һөнәрен яратып башкара. Шулай ук Аккүз авылы сатучылары Гүзәл Хөснуллина белән Гөлчәчәк Әшарапованың тырыш хезмәте мактауга лаек. Алар һава торышының нинди булуына карамастан, күчмә сату белән чыга. Өлкәннәр аларга рәхмәтләрен укып кала. Авыл халкы безнең хезмәтләргә мохтаҗ.
Коллектив әгъзаларын, ветераннарны һөнәри бәйрәмебез уңаеннан котлап, һәркемгә сәламәтлек, уңышлар, имин тормыш телим.
Зинира ЯМАЛОВА, «Заготпищепром» кулланучылар җәмгыяте рәисе.