Анда Кадер авылында 60 ел бергә гомер кичерүче Гыйльмерази Бәйрәмгали улы һәм Нәзибә Мирзанур кызы Маликовлар хөрмәтләнде. Алар 5 бала үстереп, бүгенге көндә 11 оныклары һәм 8 оныкчыклары бар.
Лаеклы балалар тәрбияләгән һәм гаилә нигезләре кыйммәтләрен саклаган өчен Маликовлар гаиләсе район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин кулыннан "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале һәм "Үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнеп, балаларга лаеклы тәрбия бирү нигезендә гаилә нигезләренең көчен саклау өчен" Почет грамотасы белән бүләкләнделәр.
Шулай ук, гаилә кыйммәтләрен формалаштыру һәм саклау, балаларны лаеклы тәрбияләү, районның иҗтимагый тормышында актив катнашкан өчен Югары Яркәй авылыннан Лидия һәм Артур Камаловлар гаиләсенә муниципаль район хакимиятенең рәхмәте белдерелде.
Мәдәният учреждениеләре эшчеләре "Барысы да гаиләдән башлана" дип исемләнгән бәйрәм концерты бүләк итте. Гаилә хезмәте һәм район китапханәсе белгечләре балалар өчен мастер-класслар оештырды.