Кадер авылыннан бриллиант туйларын билгеләүче Нәҗибә Мирзанур кызы һәм Гыйльмеразый Бәйрәмгали улы Маликовлар хөрмәтләнеп, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Матур пар биш бала тәрбияләп үстергән, 11 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Шулай ук гаилә кыйммәтләрен формалаштырган һәм саклаган, балаларны лаеклы тәрбияләгән, районның иҗтимагый тормышында актив катнашкан өчен Югары Яркәйдән Лидия һәм Артур Камаловлар гаиләсенә Рәхмәт хаты тапшырылды.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Илеш районы ЗАГС бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Гөлназ Гыйндуллина, М.Горький ис. кооператив рәисе Мансур Әхмәтов, Кадер авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Айдар Галимов катнашып, тәбрикләүләрен җиткерде.
Район мәдәният сарае хезмәткәрләре концерт программасын бүләк итте. Гаилә хезмәте һәм район үзәк китапханәсе белгечләре балалар өчен мастер-класслар оештырды.