Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
13 июль 2024, 10:00

Ага чишмә челтер-челтер

Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит-кулыңны юсаң, уч тутырып суын эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Халкыбыз элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору - саваплы эш. Туган төбәгебездә көмештәй саф сулы чишмәләр күп.

Ага чишмә челтер-челтерАга чишмә челтер-челтер
Ага чишмә челтер-челтер

Алар табигатьнең төрле җирләреннән, күбесенчә тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан.

Соңгы елларда сулыкларны, чишмәләрне төзекләндерүгә, тәртипкә китерүгә игътибар артты. Изге чарадан Рсай авыл советы авыл биләмәсе дә читтә калмады. Рсай авылының матур җирендә урнашкан, Әфганстанда батырларча һәлак булган яугир-интернационалист Наил Әбүзәр улы Нуретдинов истәлегенә аталган «Наил» чишмәсе төзекләндерелде.

 Авылдашлар әлеге изге эшкә бердәм кушылды. Чишмәнең тирә-ягы чүп үләннәреннән тазартылды, тәртипкә китерелде һәм кашпога төрле төстәге чәчкәләр утыртылды. Алмаз Шәмсегалиев әнисе Фәрәһия апа белән үз средстволарына профнастил алып, сулыкны әйләндереп куйдылар. Ял итәр өчен эскәмия эшләделәр, чүп савыты урнаштырдылар. Шулай ук әлеге изге эштә Әлфия Сафарова, Гөлнара Исламова, Альфира Минһаҗева актив катнашып, лаеклы өлеш кертте.

Чиста су чыганагын тәртиптә тоту – изге эш. “Наил” чишмәсе – авыл халкының яраткан урынына әверелде. Безгә аларны саклап,карап,чистартып торырга кирәк. Чишмә яннары ял итеп китә торган, кызыгып туктап, матурлыгына сокланып карый торган урын булсын иде.Чишмәләребез җырда җырланганча, илләргә иминлек теләп,челтерәп аксыннар!

Автор: Альмира Хәсәнова.

Рсай авылы.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас