Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 июль , 15:00

Күңелле ялга – “Красная дача”га

 “КраснаДача”да теләсә нинди ел фасылында ял итәргә мөмкин

Күңелле ялга – “Красная дача”га
Күңелле ялга – “Красная дача”га

 “КраснаДача”га теләсә нинди ел фасылында килергә мөмкин

Матур  табигать кочагында урнашкан Кызыл Көч авылындагы “КраснаДача”ял базасы һәркемгә таныш. Ямьле урман эчендә урнашкан ташландык авылдагы җирләрне сатып алып, Алиса һәм Ринат Гәрәевлар биредә  район халкы һәм кунаклар сәламәтлекләрен ныгыту, саф һава сулау, социаль челтәрләрдән арыну, гомумән, тыныч мохиттә ял итү өчен бар шартлар тудырган.

-Безнең төп бурыч - авыл җирендә яшәү шартларын яхшырту, туристларны чын авыл тормышы, гореф-гадәтләр, тарих белән якынрак таныштыру. Үзем туризм өлкәсендә эшләү сәбәпле, чит илләрдә ялга барулар бәясе шактый кыйммәт икәнен беләм, - ди Алиса. -Сораштырулардан күренүенчә, русиялеләрнең яртысы җәйге ялын өйдә, бакчада уздыра. Чынлап та, үзебездә дә рәхәтләнеп ял итәргә була. Респуб-ликабызда чын авыл тормышы белән яшәп, парлы сөт, яңа пешкән икмәктән авыз итеп, кайнар мунча кереп ял итүгә җитәме соң?!

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: