Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 июль , 14:50

Ихатаны уңайлы итүгә - хөкүмәт ярдәме

«Башкортстан ишегаллары" программасы 2019 елда  республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән старт алды һәм шунда ук үзенең нәтиҗәлелеген һәм программада билгеләнгән эшләргә ихтыяҗның зур булуын күрсәтте.

Ихатаны уңайлы итүгә - хөкүмәт ярдәме
Ихатаны уңайлы итүгә - хөкүмәт ярдәме

«Башкортстан ишегаллары" программасы 2019 елда  республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән старт алды һәм шунда ук үзенең нәтиҗәлелеген һәм программада билгеләнгән эшләргә ихтыяҗның зур булуын күрсәтте. Әлеге проект күп фатирлы йортларда яшәгән гражданнарның тормыш шартларын яхшырту, ишек алдында уңайлы мохит булдыру максатын күз уңында тота. Бүгенге көндә әлеге бурыч район үзәгендә нәтиҗәле гамәлгә ашырылып килә,  йортлар алдын реконструкцияләү актив оештырыла.

Агымдагы елда бу программа чикләрендә Совет урамы буенча урнаш күп фатирлы йорт ишегалдында эш башланды.

- Бу проект районда өченче ел гамәлгә ашырыла. Агымдагы елда бу эшләрне “Рефстройпроект” җәмгыяте башкара. Программаның суммасы 15 млн. сум тәшкил итә. Күп фатирлы йортны берләштергән ишегалды территориясен төзекләндерү буенча зур һәм җентекле алып барыла. «Башкортстан ишегаллары» программасы шул ягы белән кулай, ул милекчеләргә үз идеяләрен тәкъдим итү, төзекләндерү проектын эшләүдә катнашу, башкарыла торган эшләрнең сыйфатын тикшерү мөмкинлеге тудыра. Авыл хакимияте, подряд оешмалар һәм халыкның кулга-кул тотынып эшләү нәтиҗәсендә матур һәм уңайлы ишегаллары килеп чыгар дип ышанам, - дип әлеге проектның әһәмиятен билгеләде Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рәнис Шәрипов.

Ишегалдын төзекләндерү проекты ике этапта башкарылачак. Агымдагы елда юллар, тротуарлар, парковка урыннары эшләнсә, киләсе елда инде заманча мәйданчыклар булдыру, агачлар һәм куаклар утырту, яктырту системасын тулысынча яңарту күз уңында тотыла.

Әйтергә кирәк, узган елда 12 йортны берләштергән Ходайбердин һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнарындагы ишегаллары төзекләндерү эшләре башкарылды.

Биш ел эчендә әлеге проект чикләрендә республика буенча 400 мең кеше яши торган 1326 йорт төзекләндерелде. Программаны гамәлгә ашыруга акчалар күбесенчә республика бюджетыннан бүленә. Төзекләндерү турында карар торак милекчеләренең гомуми җыелышында коллектив рәвештә кабул ителә. Программа балалар һәм спорт мәйданчыклары төзүне, яшелләндерүне, парковкаларны төзекләндерүне һәм башка эшләрне үз эченә ала. Эшләрнең сыйфаты белгечләр тарафыннан контрольдә тотыла һәм халыкның фикерен исәпкә ала. Программа халык тарафыннан уңай хупланып, үсүен дәвам итә.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: