Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
26 июль , 11:50

Уңай хисләр гомерне озынайта

Өлкән буынны төбәк буенча туризм белән тәэмин итүне, сәламәт гомер озынлыгын арттыруны максат итеп куйган проект чикләрендә бер төркем өлкән буын илешлеләр күптән түгел  Уфа шәһәренә экскурсияга барды.

Уңай хисләр гомерне озынайта
Уңай хисләр гомерне озынайта

"Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм" күргәзмәсе иң уңай бәяләмәләрне ала. Ул зур социаль әһәмияткә ия, катнашучыларга туган ягын яхшырак белергә, үз өчен яңа нәрсә ачарга булышып кына калмыйча, өлкән буын вәкилләре өчен дә мөһим булган аралашу, актив ял итү мөмкинлекләре тудыра.

Өлкән буынны төбәк буенча туризм белән тәэмин итүне, сәламәт гомер озынлыгын арттыруны максат итеп куйган проект чикләрендә бер төркем өлкән буын илешлеләр күптән түгел  Уфа шәһәренә экскурсияга барды. Алар грунт теплицасында лимон үстерү буенча беренче тәҗрибәле хуҗалык -Уфа лимонариен карады. Биредә Юбилейный һәм Ташкентский сортлы 1300 гә якын агач үсә, ә лимон уңышы елына 22 тоннага җитә.

Туристлар шулай ук Башкортстан Республикасының Милли музее белән танышып, аны булдырган кешеләрнең язмышы турында гына түгел, ә фондлары, коллекцияләре һәм экспонатлары тарихы белән дә танышты. Экскурсия туры Агыйдел буйлап теплоходта искиткеч сәяхәт белән тәмамланды.

-Өлкән яшьтәге кешеләргә мондый сәяхәтләре өчен рәхмәт. Киләчәктә  «Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм» программасы кысаларында иксез - чиксез республикабызның истәлекле һәм матур урыннарын тагын да күбрәк күрербез дип өметләнәбез, - ди канәгать туристлар.

Исегезгә төшерәбез, "Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм"да Башкортстан территориясендә даими теркәлгән гражданнар: 55 яшьтәге хатын-кызлар һәм 60 яшьтәге ирләр, я вакытыннан алда пенсиягә чыккан кешеләр катнаша ала. Алар өчен республиканың табигый, мәдәни-тарихи, дини объектларына бару өчен бер көнлек маршрутлар эшләнгән. Проектта катнашу бушлай. Анда катнашу өчен https://clck.ru/SkzBw сайтта теркәлергә һәм үзегезгә уңайлы маршрутны, көнне сайлап язылырга яисә муниципаль район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: