Светлана Сорокина әлеге һөнәр турында балачактан хыялланып үсә. Казахстан республикасының Целиноград өлкәсендә туып-үскән кыз хыялын тормышка ашыру нияте белән Термез медицина училищесына юл ала. 1983 елда уку йортын уңышлы тәмамлаганнан соң, беренче хезмәт юлын Ангор поликлиникасының хирургия кабинетында операция шәфкать туташы буларак башлый. “Әниемә гомер буе рәхмәт укып яшим: кешеләргә мәрхәмәтле, итәгатьле бул, ярдәмгә мохтаҗларны читләп үтмә, игелек җирдә ятмый ул, дип үстерде. Яраткан һөнәрем булган өчен дә мин аңа бурычлы. Үзе ялгыз булуга карамастан, укытты, яхшы тәрбия бирде”, -ди Светлана үткәннәрен барлап.
1996 елда гаилә белән әнисенең туган ягы - Илешкә күченеп кайткач, район үзәк дәваханәсенең гинекология бүлекчәсенә урнашып, үз һөнәре буенча хезмәтен дәвам итә. Бай тәҗрибә тупла-ган ак халатлыны 2003 елда стоматология бүлегенә күчерәләр. Бүлек мөдире Зөбәрҗәт Гыймадиева, өлкән шәфкать туташы Лидия Ракыйпова кул астында эшли башлый ул. Арытаба табиб Зәфирә Сәлихова белән балалар кабинетында кечкенәләрне кабул итә. Бүгенге көндә Светлана Фәйзулла кызы балалар теш табибы Регина Умурбаева белән бергә сабыйларга елмаю бүләк итә. “Һөнәремне яратып башкарам, балаларга ярдәм итә алуым күңелгә җылылык өсти. Коллективыбыз да әйбәт, үзара яхшы мөгамәләдәбез, һәрчак бер-беребезгә ярдәмгә әзер. Хезмәт юлымны башлаганда төпле киңәшләрен кызганмаган остазларыма рәхмәтлемен”, - ди шәфкать туташы.
“Сабыр, итәгатьле, ягымлы, хезмәттәшләренә ярдәмчел, үз эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкара”, дип характерлый хезмәттәшен өлкән шәфкать туташы Илмира Сәхәпова.
Хезмәтендә мактаулы булса, гаиләсендә балаларына ул яраткан әни. Өлкән кызы Уфа дәүләт авиация техник университетын, улы Нефтекама лицеен тәмамласа, кече кызы әнисе юлын сайлаган – Туймазы медицина училищесының икенче курсында белем ала.
***
Әйе, сабырлык, җаваплылык, пөхтәлек, сизгерлек, игътибарлылык, намуслылык - шәфкать туташы үз эшен уңышлы башкару өчен мөһим сыйфатлар. Теше сызлап килгән кешенең зарын тыңлап, аның кичерешләрен аңлау, хәленә керә белү өчен күңел нечкәлеге кирәк, ә киеренке шартларда дөрес карар кабул итү, җаваплылыкны үз өстеңә алу өчен күпме көч, эчке ныклык һәм сабырлык таләп ителә. Нәкъ менә шушы сыйфатларга ия дә инде әлеге бүлектә хезмәт куючы Гөлмәрьям Сәлемгәрәева. Моннан өч дистә ел элек сайлаган шәфкать туташы һөнәренә, яраткан эшенә бер генә тапкыр да хыянәт итмәгән ул. Шушы дәвердә аның шифалы куллары аша күпме авырулар узган, күпме кешегә сихәтлек биреп кайтарган. Бөре медицина училищесын тәмамлагач, 5-6 участокка фельдшер булып кайта яшь белгеч, арытаба район үзәк дәваханәсенең балалар бүлегендә эшли. 1994 елдан бүгенге көнгә кадәр стоматология бүлегендә хезмәт сала. «Үз эшемне шулкадәр яратып, күңел биреп башкарам. Без, шәфкать туташларының төп вазыйфасы – эшкә килеп, бүлмәне кварцлап, җилләтеп, кулланылучы кирәк-яракларны юып, чистартып, дезинфекцияләп, стерильләштереп, табибны һәм авыруларны каршы алу, мәгълүматларны компьютерга кертү, шәхси карточкаларын тутыру. Кеше бик күп килә. Алдан язылгач, чират белән бәйле проблемалар чыккан юк. Күп кешенең куркудан кан басымы уйнарга, йөрәк белән бәйле проблемалары килеп чыгарга мөмкин. Бар да яхшы булсын өчен, авыруны алдан әзерлибез, тынычландырабыз, шуннан соң гына табиблар эшкә керешә», - ди ул.Шәхси тормышында да бәхетле Гөлмәрьям Нурмөхәммәт кызы, 35 елдан артык тормыш иптәше Рәмил Зәет улы белән күркәм гомер кичерәләр, Ике ул үстереп, матур тәрбия биргәннәр, югары белем алырга ярдәм иткәннәр. Рөстәм район үзәгендә элемтә узелында инженер, Рәмис Башкорт аграр-технология колледжында программист булып эшли. Район үзәк дәваханәсенә аяк басып, эшли башлавына инде 36 ел тулган. Шатлык-көенечләре, ыгы-зыгы тормыш мәшәкатьләре белән күпме гомер үтелгән. Югары категорияле ак халатлы хәзер үзе яшьләр өчен остаз. Тормыш тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша ул. Коллективта гына түгел, райондашлар да аны хөрмәт итәләр. Тырыш хезмәте өчен күп кенә Мактау кәгазьләренә лаек булган һөнәр иясе. Шушы көннәрдә Светлана Фәйзулла кызы - 60, Гөлмәрьям Нурмөхәммәт кызы 55 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Юбилярларга сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, тынгысыз, җаваплы һәм бик мөһим хезмәтләрендә зур уңышлар насыйп булсын.
Лилия ЙОСЫПОВА.