Узган атнада "КраснаДача"ял базасы төзелешенең икенче чираттагы модульле йорт - барнхаусын ачылды.
Башкортстан туристлар агымының артуы күзәтелгән төбәкләр исәбенә керә. Былтыр бу максатта 1,5 миллиард сум чамасы федераль акча җәлеп ителгән.
Башкортстан Башлыгы кушуы буенча туризм өлкәсен алга куючы компаниялар өчен грантлар, субсидияләр, салым түләүдә ташламалар булдырылды, административ киртәләр дә йомшартылды.
“Без Башкортстанның гаҗәеп табигатен мөмкин кадәр күбрәк кеше күрүен телибез. Шуңа күрә безнең өчен туристлык инфраструктурасын үстерү-иң мөһим мәсьәләләрнең берсе”, - ди Республика Башлыгы.
Глемпинг хужалары Алиса һәм Ринат Гәрәевлар әйтүенчә, ял базасында туристлар өчен барлык уңайлыклар булдырылган. “Краснадача” ял итү базасына район үзәгеннән 20 минутлык юл. Биредә кунаклар матур табигате белән хозурлана, мунча, хәзер популяр булган чан керә алалар. Җиһазландырылган, шартлар тудырылган йортларның һәрберсендә 4-5 кеше яшәрлек. Эчендә кондиционер, душ-туалет бар. Теләге булганнар якында урнашкан буада балык тотарга бара ала. Ял итүчеләргә заманча кызыклы команда уены - лазертаг уены тәкъдим ителә.
Узган атнада "КраснаДача"ял базасы төзелешенең икенче чираттагы модульле йорт - барнхаусын ачылды.