Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 август 2024, 11:20

Антына тугры солдат

Районыбызга янә кайгылы хәбәр килеп иреште: Украинадагы махсус хәрби операциядә Югары Яркәй авылы ир- егете Илнур Насертдинов һәлак булды. Туган илебезне яклап, башкаларның тыныч һәм бәхетле тормышы хакына үзен аямый батырларча һәлак булган якташыбыз алдында баш иябез.

Антына тугры солдат
Антына тугры солдат

Туган илебезне яклап, башкаларның тыныч һәм бәхетле тормышы хакына үзен аямый батырларча һәлак булган якташыбыз алдында баш иябез

Районыбызга янә кайгылы хәбәр килеп иреште: Украинадагы махсус хәрби операциядә Югары Яркәй авылы егете Илнур Насертдинов һәлак булды. Матәм митингында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Башкортстан Республикасы дәүләт Җыелышы - Корылтае депутаты Фларис Шәйхетдинов, Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссары Рәүф Яхин, “Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов  һәм әгъзалары һ.б. катнашты.

Илнур Фәнәви  улы 1983 елның 25 гыйнварында  Торачы авылында туып-үсә. Торачы урта мәктәбен тәмамлый. Уку вакытында үзен тырыш укучы буларак таныта. Һәрвакыт тыныч, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы, игелекле, ярдәмчел, аралашучан була. Барлык кушылган йөкләмәләрне төгәллек белән башкара. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, укуын Башкорт аграртехнология колледжында дәвам итә һәм ветеринария белгечлеге буенче кулына диплом ала.  Арытаба И.Насертдинов армия хезмәтенә алынып, туган ил алдындагы бурычын намус белән үти.

2022 елда мобилизацияләнеп Ураинадагы махсус хәрби операциядә катнаша. Кызганычка каршы, курку белмәс якташыбыз агымдагы елның 24 июлендә Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә һәлак була.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: