Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына 30дан артык ярдәм чарасы гамәлдә. Республика министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре белән иң актуаль белешмәлек әзерләде.
1.Түләүсез кайнар туклану;
2.«Сөт кухнясыннан» бушлай продуктлар;
3.Шәһәр һәм шәһәр яны автобусларында аена 60 түләүсез йөрү;
4.Балалар бакчасында чираттан тыш урын;
5.Балалар бакчасы өчен түләүдән азат итү;
6.Мәктәптә бушлай озайтуга йөрү;
7.Түләүсез түгәрәкләр һәм секцияләр;
8.Уңайлы мәктәпкә күчерү;
9.Көллияттә түләүсез уку;
10.Белем бирү сертификатлары;
11. Тулай торактагы урын;
12.Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен
лагерьларга юлламалар;
13. Башкортстан шифаханәләренә бушлай юлламалар;
14. Өйдә түләүсез социаль хезмәт күрсәтүләр, ярымстационар
рәвештә яисә интернат-йортларда чиратсыз урнаштыру;
15. Көнкүреш проблемаларын хәл итү;
16. Бәясеннән 10 проц. җылыту өчен утын;
17. Чүпне бушлай чыгару;
18.”Жилстройсбережение” программасында катнашучыларга
ташламалар;
19. Базар бәясеннән түбәнрәк торак;
20. Эшкә урнашканда индивидуаль ярдәм;
21. Йортны газлаштыруга 100 меңгә сертификат;
22. Транспорт салымын түләүгә 100 проц. ташлама;
23. Кредит каникуллары;
24. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен пенялар исәпләүдән
азат итү;
25.Авылда йорт яки фатирга сертификат;
26.Балаларны спорт секцияләренә өстенлекле кабул итү;
27. Грант шартларын үтәмәгән өчен җаваплылыктан азат итү;
28. Мәдәни чараларга ташламалы йөрү;
29. Консультацияләр һәм психологик ярдәм;
30. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның керемнәре гаилә
мохтаҗлыгын бәяләгәндә исәпкә алынмый;
31. Психологик ярдәм;
32.Түләүсез юридик ярдәм;
33.Көллияттә уку өчен түләүне компенсацияләү;
34.Мәскәүдә Башкортстанның тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы кунакханәдә бушлай яшәү.