Биш баладан торган ишле гаилә, бөтен кешегә хас мәшәкатьле авыл тормышы, мәктәп елларыннан ук хезмәт тәрбиясе. Ул заман малайларына хас булганча бәләкәйдән ук колхозда комбайнчы, тракторчы ярдәмчесе дә булып эшли. Әнә шул техника белән мавыгуы 8нче сыйныфтан соң аны район үзәгендәге 10 нчы урта һөнәри-техник училищесына алып килгәндер дә. Арытаба армия хезмәте, анысы ерак Польша җирендә. Биография итеп яза башласаң, берни дә юк кебек, ә арада күпме кичерешләр. Дөнья болганган 90 нчы елларда курыкмыйча кредитка машина алып, үз эшен башлау. Ул гына да түгел, Югары Яркәйдә төзи башлаган йортын бетермичә, авылдан китәсе килми дип, туган төбәгендә дөнья корып, агач утыртып, ул һәм кызына гомер биреп, бүгенге көндә нәсел дәвамчысы оныгы Исламның яраткан картәтисе булганчы күпме йокысыз төннәр, руль артында никадәр чакрымнар үтелгәнен, күпме авырлыклар кичергәнен бу тәвәккәл ир-егет үзе генә беләдер. Сүзем - дүрт кыз арасында бердәнбер малай булып дөньяга аваз салган, шушы көннәрдә матур бәйрәмен - 60 яшьлек юбилеен каршылаучы туганыбыз, Яңа Күктау авылында гомер кичерүче Фәнзил Наил улы Шәрехмуллин турында.
Үскән чакта яшь арасы да якын булгангадыр (1 яшь тә 3 ай гына), без һәрвакыт бергә булдык, өйдәге бетмәс -төкәнмәс эшләрне башкарганда әллә нинди маҗараларга да тарып бетә идек, үсә төшкәч, бергә клубларга чыгулар, берсе дә бездән калмады. Ничәнчедер сыйныфта укыганда ук, барыбер булдырам дип, тырышып гармунда уйнарга да өйрәнде ул. Шул вакыттан башлап, уен коралы кулыннан төшкәне юк, күпме туйларны, бәйрәмнәрне бизәгәндер. Бу сәләте улы Инзелгә дә бирелгән, бәлки оныгы да дәвам итәр. Сүзгә тапкыр, олыны-олы, кечене кече итеп, кешеләр белән яхшы сүзен, тәмле телен җәлләмичә аралашкан туганыбызның күңеле дә матур. Шулай булмаса, «Үзебезнең Башкортстан егетләренә күптән ярдәм итәсе килә иде» - дип махсус хәрби операциягә машина әзерләп җибәрер иде мени. Шулай ук һәртөрле авылда үткән чараларда да ярдәм кулы сузуы үзе ук аның эчке дөньясын күрсәтеп тора. Шөкер, бүгенге көндә хезмәт сөйгән кешегә яшәве рәхәт. Тән сәламәт булуга җитми. «Эш яратам мин», -ди ул.
Корган дөньяларыңның бәрәкәтен күреп, гаиләң, туганнарың белән матур гомер кичерергә язсын сиңа, туганыбыз. Ходай, ахыры, сине шулай соклансыннар өчен яраткан. Яраткан да читтән карап торып, соклангандыр үзе азактан. Без дә сиңа сокланабыз, яратабыз.
Апасы Фәнзия Арысланова.Югары Яркәй авылы.