Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
6 август 2024, 09:05

Заманча җиһазлар ярдәмендә

Район үзәк дәваханәсендә табиблар 92 яшьлек хатын-кызга яңа җиһазлар кулланып уңышлы операция ясыйлар.

Заманча җиһазлар ярдәмендәЗаманча җиһазлар ярдәмендә
Заманча җиһазлар ярдәмендә

Заманча эндовидеохирургия җиһазы дәваханәдә узган ел ахырында «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча урнаштырылган иде, аны гамәлгә ашыру Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның аерым игътибарында.
Район үзәк дәваханәсе хирургы Уфадагы ашыгыч ярдәм дәваханәсе базасында лапароскопик операцияләр буенча укый һәм инде үзебезнең дәваханәдә операцияләр үткәрә.

Шундый операцияләрнең берсе эч авыртуына зарланып мөрәҗәгать иткән 92 яшьлек пациентканың үт куыгын алу була. Консерватив терапиядән соң аңа лапароскопик операция уздыралар, ул уңышлы уза. Аз инвазив ысулы ярдәмендә пациент тиз терелә һәм дәваханәдән чыгарыла.

Лапароскопик операцияләрнең традицион операцияләр белән чагыштырганда күп өстенлекләре бар. Алар операция урынының савыгу вакытын кыскарта һәм пациентларга гадәти тормышка тизрәк кайтырга мөмкинлек бирә.

- Без медицина учреждениеләрен заманча диагностика җиһазлары белән тәэмин итүне дәвам итәбез. Алар барысы да эшли һәм кешеләрнең гомерләрен коткара, - дип ассызыклый Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас