Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
7 август 2024, 06:00

Изге акция дәвам итә

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясенә тагын да күбрәк илешлеләр кушыла.

Изге акция дәвам итәИзге акция дәвам итә
Изге акция дәвам итә

1 июльдән Башкортстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды. Акциянең төп максаты – аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, тулы булмаган гаиләләргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм итү. 
«Илеш телевидениесе» коллективы да бу изге акцияда катнашып, мәктәп өчен кирәк-яраклар тапшырды. Игелекле эшегез өчен ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәмегез - хәйриячелек үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә һәм, һичшиксез, мохтаҗ гаиләләргә сизелерлек ярдәм итә.
Сезнең үрнәк башка хәйриячеләр өчен дә игелекле эшкә этәргеч булыр дип ышанабыз.
Акция дәвам итә. Сезне Югары Яркәй авылы, Пушкин урамы, 3нче йортта көтәбез. Белешмәләр телефон: 8 (34762) 5 16 74.

Чыганак

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас