Районыбызда, гомумән республикада да кече һәм урта бизнес күләме арта бара. Әлеге тармакны үстерү – икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Үз эшен башлап җибәрүчеләргә Илештә җирлек тә, мөмкинлекләр дә зур. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, 2019 елның мартыннан муниципаль район хакимиятендә кече эшкуарлык субъектлары белән атна саен «Эшкуарлык сәгате» форматында утырышлар үткәрелә. Ул яңа эш башлаучы эшкуарларга ярдәм күр сәтү буенча нәтиҗәле корал. Гамәлдәге эшкуарлар һәм бизнеста көч сынап карарга теләгән гражданнар үз проектларын тормышка ашыруга, борчыган сорауларны бирергә, финанс, мөлкәт һәм башка ярдәмне сорарга мөмкин. Мөрәҗәгатьләрнең төп тематикасы - эшкуарлыкка ярдәм итүнең республика һәм муниципаль программаларында катнашу, авыл хуҗалыгы кооперативлары булдыру һ.б.
Көнгә чыксаң, эшем юк, нишлим, дип зарланучылар юк түгел арабызда. Уйлап карасаң, эшлим дигән кешегә авыл җирендә ул җитәрлек. Кирәк икән, яшелчә-җи меш үстер, кирәк икән, каз-үрдәк үс тереп сат. Үз эшеңне ачарга, бизнес белән шөгыльләнә башларга беркайчан да соң түгел. Иң мөһиме — иренмә генә. Бу хакыйкатькә Рсай авылында яшәүче Ризида Нигъмәнова мисалында инанырга була. Ризида Сөгать кызын авылдашлары төбәктә иң уңган хатын-кызларның берсе дип характерласа, район үзәгендә яшәүче ата-аналар аны Югары Яркәйдәге беренче, 4нче урта мәктәптә балаларга география фәненнән озак еллар тирән белем биргән талантлы педагог, укучыларның яраткан укытучысы буларак белә. Иңнәрендә 40 ел хезмәт стажы булган мәгариф ветераны лаеклы ялда булуына карамастан, күпләп мал –туарын асрый, бакчасында йөздән артык сорт роза, флокс, гортензия һ.б. гөлләр, бакча тутырып җиләк- җимешен үстерә. Ә иң игътибарга лаеклысы, ул үз эшен ачып, республика күләмендә крафт сыр ясау остасы булып танылды.
Әйткәндәй, сыр дигәч, сүз чит ил турында барырга тиеш кебек. Чөнки элек-электән ул читтән генә кайта торган продукт булып аңга кереп калган безнең. Ул күзаллау хәзерге чынбарлыкка туры килми инде, чөнки сыйфатлы сырлар үзебезнең районда – “Nigmanoff” предприятиесендә җитештерелә.
Тимур ЗАРИПОВ, муниципаль район хакимияте башлыгының инвестицияләр һәм эшкуарлык эшчәнлеге буенча урынбасары, район бизнес-шерифы:
“Башкортстанда соңгы биш елда 12 миллиард сумнан ашу төбәк акчасы сәнәгатькә ярдәм итү программаларына юнәлтелгән. Республикада инвестицияләр җәлеп итү буенча зур эш алып барыла. Республика хөкүмәте тарафыннан муниципалитетларга ярдәм, ә районнарда яңа эш урыннары булдыру, эшкуарлыкны үстерү юнәлешендә аеруча соңгы елларда активлашты. Безнең районда да әлеге юнәлештә актив эш алып барыла. Башкортстан Башлыгы район- шәһәрләргә бәләкәй һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча ярдәм чаралары күрсәтү, муниципаль программалар булдыру бурычын куйды. Муниципаль район хакимиятендә уздырылган “Эшкуарлык сәгате” киңәшмәсендә мөрәҗәгать иткән гражданнарның күбесе үз эшен ачуга инвестицияләр җәлеп итү максаты белән килә. Нәтиҗәдә районда эш урыннары барлыкка килә.”
Авылда яшәгәч, “мин – укытучы” дип торып булмый, мал - туарын да асрарга, сыерын да саварга туры килә Ризидага. Авыл халкы төп табышны мал-туардан ала. Нигъмәновлар да сөтен дә саталар, каймагын да аерталар, эремчеген дә ясыйлар. Сыр ясауга тотыну исә кызыксынудан башлана. “Шулай интернетта ютуб караганда, бер хатынның йорт шартларында сыр ясарга өйрәткән видеосына тап булдым. Туктале, безнең дә сөт күп бит, ясап карарга кирәк, дип эшкә тотындым. Интернеттан карап өйрәндем, ГОСТ буенча тиешле ингредиентларын кайтардым. Гадәттә, йомшак сырдан башлыйлар икән, ә мин шунда ук тәвәкәлләп каты сырдан башладым. Өстәвенә, кызым Альбинаның технолог һөнәре булуы, Дүртөйле сөт комбинатында лабораториядә эшләгәндә алган тәҗрибәсе булышлык итте, чөнки технологиясен белеп эшләү мөһим иде. Башта өйдәгеләрне сыйладым, аннары кызым гаиләсенә җибәрдем. Арта башлагач, Альбина эшенә алып барып, хезмәттәшләрен сыйлады. Шулай әкренләп заказлар килә башлагач, кызыгып кына башлаган мавыгу бизнеска алып килде, сыр ясау цехы ачарга карар иттек. “Эшкуарлык сәгате”ндә бизнес проектыбыз бертавыштан хуплау алды ул. Район хакимияте бу җәһәттән һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, шуның өчен зур рәхмәтлебез, - ди Ризида ханым.
Узган елда тәвәкәлләп, зур эшкә тотына ике гүзәл зат - авылдагы элекке балалар бакчасын арендага алып, кухня өлешенә ремонт ясыйлар, Ярославль шәһәреннән кыйммәтле куәтле җиһазлар кайтаралар. Муниципаль район хакимиятендә «Эшкуарлык сәгате»ндә үз проектын тәкъдим итәләр һәм алган җиһазларның өлешен каплатырлык субсидия алуга ирешәләр. Кыска вакыт эчендә предприятие уңышлы үсеш ала. Сыр ясауның да үзенчәлекләре бар икән, әйтик, теләсә нинди сөттән ясап булмый. Шуңа күрә аны Рәшит Харрасов шәхси ярдәмче хуҗалыгыннан алалар, җитештерүне 40литрдан башласалар, бүген 120 литрга җиткергәннәр. Биредә аена 6 тонна сөт эшкәртелә, 500 кг сыр эшләп чыгарыла. Барлыгы 14 төре бар: качотта, буратта, моцарелла, камамбер, сулугуни, брынза, страчателло, Белпер Кнолле, Халлуми һ.б. Консервантлар, химия кушылмагач натураль продукт озак сакланмый, әмма сырлар герметик вакуумлы полиэтиленга төрелгән булуы аның вакытын озайта. Бу һава тәэсиреннән, тәм сыйфатларын саклауның ышанычлы ысулы, өстәвенә оксидлашуына һәм хуш исен югалтуына юл куелмый. Вакуумлы төргәк шулай ук дөрес дымлылыкны сакларга ярдәм итә, күгәрекне булдырмый кала.
Кызлары Альбина да төп эшен ташлап, уртак бизнеска кушыла. Ул Башкорт аграр университетта азык-төлек технологияләре факультетында белем алган. Узган елда шул ук уку йортында сыр кайнату мәктәбендә квалификация күтәрү өстендә эшләгән. “Электән үк күңелемдә үз эшемне ачарга дигән хыялым бар иде. Әнинең башлап җибәрүе, үземнең тәвәкәллегем бу теләгемне тормышка ашырырга булышлык итте”, -ди сыр ясау остасы. Альбина гаиләсе белән Дүртөйле шәһәрендә яши, тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр. Көн дә иртән кызын мәктәпкә, кечкенә улын балалар бакчасына илтә дә туган авылы Рсайга юл ала. Эш иртәнге сәгатьтә башлана һәм төнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Икенче көнне әзер продуктларны Альбина Югары Яркәйдәге, Дүртөйледәге, Нефтекамадагы сәүдә нокталарына, яисә һәр заказчының үзенә тапшыра. Заявка телефон аша ватсапта, ВКонтакте челтәрендә махсус төркемдә кабул ителә, шунда ук клиентлардан килгән рәхмәт хатлары да берсен-берсе алыштырып кына тора. Шулай булмыйча, хәләл һәм сыйфатлы, химик өстәмәләр кушылмаган сырны кибеттән эзләп табам димә. Ә менә бер тәмен татып караган сатып алучы “Nigmanoff” сырларына өстенлек бирә. Чөнки ул файдалы һәм организмга бик кирәкле продукт. Әйткәндәй, 500 грамм сырда 5 литр сөттә булган кадәр кальций бар. 70 грамм гына сыр ашасаң да, ул көнлек кальций нормасын тулыландырырга булыша. Каты төрдәге сырларны озак дәвам иткән суык тиюләрдән соң, операцияләрдән соң ашарга кушалар. Һәм бу файдалы үзлекләренең әле бер өлеше генә.
Шушы кыска гына вакыт эчендә эшкуарлар төрле күргәзмәләрдә катнашып та өлгергән. “Безнең бренд” продуктлар фестивалендә, “Башкортстан продукты” проектында, 34нче халыкара агрокомплекс күргәзмәсендә диплом белән бүләкләнгәннәр. Күптән түгел Альбина «Башкортостан» телевидениесендә «Хәерле иртә» республика тапшыруында чыгыш ясаган.
Әйе, эшкуарлык ул - алга карап эш итүне генә түгел, иң беренче чиратта кешедән тырышлыкны һәм тәвәк кәллекне таләп итә. Әгәр аңа тырышлык һәм үҗәтлек хас икән, ул нинди генә киртәләрне дә ерып чыга ала. Халык та бит юкка гына: “Тырыш хезмәт кенә уңыш китерер”, димәгән. Үз эшен булдырган Ризида Сөгәт кызының һәм Альбина Азат кызының рух ныклыгы, эчке стерьженлы булып, максатка таба горур барулары сокланырлык. Киләчәккә планнары зурдан гүзәл затларның - Рсай авылында үз участокларында сыр ясау цехы төзү, ассортиментны тагы да киңәйтү. Яңа проектларны һәм идеяләрне тормышка ашыруда уңышлар юлдаш булсын эшчәнлегегез көткән нәтиҗәләрне китерсен, хөрмәтле эшкуарлар.
Лилия ЙОСЫПОВА.