Ул чын җир кешесе, диләр Рәзиф Әсләм улы кебекләр хакында. Бәхетен читтән эзләп интекми ул, аны туган авылында төпләнеп калып, кара җирдән, туган төяге кырларыннан, газиз туфрагыннан таба. Үз эшенә бар булмышы, күңеле белән бирелгән, хезмәтен яратып башкарган, гомер буе һөнәренә тугры калган авыл уңганының тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык.
Рәзиф Кашапов Иске Хаҗи авылында Гөлчирә һәм Әсләм Кашаповларның тату гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе авылда те-гермәнче булса, әнисе хуҗалыкта төрле тармакта тир түгә. Үскән чакта Рәзиф аларның уң кулы була, бар эшкә дә өлгерә, аеруча әтисе янында булышырга ярата, техника белән кызыксына. Шуңа күрә эш- чән, тырыш, ярдәмчел егет булып җитешә. Теләкәй сигезъеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң Югары Яркәйдәге 86 нчы урта һөнәри училищеда механизатор һөнәрен үзләштерә.
Җир кадерен, икмәк тәмен белеп үскән егет 1961 елда “Агыйдел” колхозында беренче хезмәт юлын башлый һәм бүгенгәчә дәвам итә. Тик хуҗалыкның исеме генә үзгәрә. Тырыш механизатор үзе хезмәт- ләндергән “МТЗ-82 ” тракторын, “ДОН-680” мал азыгы уру комбайнын һәрвакыт төзек йөртеп, басу эшләрендә актив катнашып, авыл хуҗалыгы икътисадын үстерүгә лаеклы өлеш кертә.
Рәзиф Әсләм улы – гаиләсендә кадерле әти, яраткан дәү әти, ышанычлы тормыш юлдашы. 1974 елның 5 декабрендә Иске Нәдер кызы Венера Вячеслововна белән чәчләрен-чәчкә бәйлиләр. Ка-шаповлар биш балага гомер биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Бүгенге көндә балаларының, 10 оныгының, 2 оныкачының кадерлеләре булып, тату гомер кичерә. ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар, бакча үстерәләр.
Бүген 75 яшен иген басуларында каршылаучы тәҗрибәле механизатор, яшьләрнең остазы Рәзиф Кашаповка гаилә бәхете, эшендә уңышлар, хәерле гомер телибез.
Лира КӘБИРОВА.