Р.Нурлыгаянов 1961 елның 29 гыйнварында Исәмәт авылында туа. Балачагы һәм үсмер еллары Иске Күктау авылында картыйсы Хәлимә Мәрвәртдин кызы янында уза. 1968-1976 елларда Иске Күктау - сигезьеллык һәм Югары Яркәй урта мәктәпләрендә укый. Шуннан соң бер ел колхозда хезмәт сала, бер үк вакытта «Урожай» колхозы беренчел комсомол оешмасының секретаре вазифасын башкара. 1984 елда Р.Нурлыгаянов Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының (хәзерге Башкорт дәүләт аграр университеты) агрономия факультетын уңышлы тәмамлый. «Урожай» колхозында агроном булып өч ай гына эшли. Район чараларындагы матур чыгышлары район җитәкчелегенең игътибарын җәлеп итә һәм аңа комсомол райкомына эшкә тәкъдим итеп, ышаныч күрсәтәләр. Өстәвенә, аның ВЛКСМда эшләү тәҗрибәсе була.
Институтта укыган елларында ул комсомол өлкә комитетының ревкомиссия әгъзасы итеп сайлана. 1984 елның ноябрендә ул ВЛКСМның Илеш район комитетының - икенче, 1985 елда беренче секретаре итеп сайлана. 1986 елда кыска вакытка «Заря коммунизма» һәм «Уңыш» колхозы парткомы секретаре вазыйфаларын башкара. 1986-2001 елларда «Урожай» колхозы рәисе вазифасына үрләтелә. Арытаба аны районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары, 2002 елда «Илеш сельхозхимия» хуҗалыкара унитар предприятиесе директоры итеп билгелиләр. Фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнергә карар итеп, 2006 елда Кемеров өлкәсенә китә. Анда аны «Октябрьское» һәм «Хрущев-ское» җәмгыятьләре директоры итеп тәгаенлиләр.
Р.Нурлыгаянов Себер фәнни-тикшеренү институтының терлек азыгы культуралары җитештерү буенча басучылык бүлеге мөдире, Прокопьевский хакимияте башлыгы, Яшкин районы хакимияте башлыгы урынбасары вазифаларында хезмәт сала. Бер үк вакытта Кемерово авыл хуҗалыгы институтында укыта. Ул 300 дән артык фәнни хезмәт авторы. 1996 елдан Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы була. 1994 елда БР Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 2003 елда авыл хуҗалыгы фәннәре докторы исемнәренә лаек була.
2016 елда Рәзит Нурлыгаянов гаиләсе белән Уфа шәһәренә күченә һәм ул Башкорт дәүләт аграр университетында кафедра профессоры булып эшли башлый. Р.Б. Нурлыгаянов «Алтын башак»
билгесе (1988 ел), ВЛКСМ Үзәк Комитетының (1985 ел), югары һәм урта махсус белем министрлыгының (1983 ел), Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының (2014 ел) Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Ул беренчеләрдән булып Иске Күктау авылы тарихына күз ташлый. «Урожай» кооперативы җитәкчесе һәм яраткан туган ягының зур патриоты буларак, авылның һәм авыл хуҗалыгы предприятиесенең үткәне һәм бүгенгесе турында кечкенә китаплар һәм буклетлар язып чыгара. Узган гасырның 80 нче еллары ахырында илдә үзгәртеп кору, базар икътисадына күчү башланды. Үзәкләштерелгән тәэмин итү бетерелә, кирәкле һәр нәрсәне колхозларның үз карамагына кала. «Урожай» колхозының хәле ул елны бик авыр була. Декабрьдә фураж һәм силос запаслары нибары 15 көнгә генә калган була. Ул Мәчетле хуҗалыкара предприятиесеннән ашлык белешә һәм кайтарта.
Кыска гына вакыт эчендә ул «Южарланнефть» нефть-газ чыгару идарәсе, «Башкирнефтепродукт», «Камаз» автозаводы, «Автонормаль» Бәләбәй заводы җитәкчелеге белән үзара файдалы партнерлык мөнәсәбәтләре булдыра. Урындагы оешмалар – “Илеш азык-төлек комбинаты”, «Росгосстрах»ның район филиалы, «Маяк» район гәзите редакциясе һәм башкалар белән дус-тату хезмәттәшлек булдыра.
Булган проблемалар партнерларны Русиядән читтә эзләргә мәҗбүр итә. Беларусь Республикасының «Рассвет» колхозы белән тыгыз элемтәләр урнаштырыла. Сүз дә юк, колхоз идарәсенең төп бурычы - игенчелектә җитештерүчәнлекне арттыру. Бу тармакта хуҗалык исәбенә өч механикалаштырылган звено оештырыла, аларда тәҗрибәле механизаторлар хезмәт куя. Рәзит Баязитович авыл хуҗалыгын алга таба үстерү, продукцияне җитештерүне арттыру фән белән тыгыз хезмәттәшлектән башка мөмкин түгеллеген яхшы аңлый иде. Күп кенә мәсьәләләр буенча ул Башкорт дәүләт аграр университеты белгечләре белән киңәшләшә.
«Урожай» колхозы күп тапкырлар алдынгы тәҗрибәне өйрәнү буенча төрле чаралар үткәрү өчен базага әверелә. Иске Күктау товарлыклы-сөтчелек фермасының җәйге лагеренда терлекчелек буенча республика конкурсы һәм семинары уздырыла. Колхоз кырларында механизатор-сабанчыларның республика конкурслары үткәрелә. Бу елларда Рәзит узган гасырның 80 нче елларыннан башлап авыл хуҗалыгы статистикасы күрсәткечләре системасына, 1997 елда колхоз җитештерүе бүлекчәләре буенча икътисади күрсәткечләргә җентекле анализлар ясый. Анализ күрсәткәнчә, автопарк коллективы, төзелеш цехы, терлекчелек елны зур югалтулар белән тәмамлаган. Шулай итеп, Рәзит Баязитович мондый нәтиҗәгә килә: «Моннан ары болай яши дә, эшли дә алмыйбыз. Без үзебез, үз көчебез белән җыелган мәсьәләләрне хәл итү юлларын табарга, терлекчелек производствосының кимүен туктатырга, барлык зыян каналларын ябарга тиешбез. Колхоз төпсез мичкә түгел ул. Барысының да чиге бар. Ә безнең үзебезгә туган җиребездә яшәргә һәм эшләргә кирәк. Милеккә, җиргә мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә кирәк».
Республикада беренчеләрдән булып Р.Нурлыгаянов күмәк ху- җалыкның яңа формасын төзи. Алар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фаил Гаскәров һәм Киров ис. колхоз рәисе Иршат Мостафин белән 1997 елда Орлов өлкәсендә булалар. Өлкә хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы предприятиеләрен планлы рәвештә реформалаштыру бара. Колхоз базасында ышанычка корылган ширкәт оештырырга булалар. Колхозда хезмәтне оештыруның һәм производство белән идарә итүнең яңа ысулларын эзләү дәвам итә. 18 хуҗалык исәбендәге бүлекчә булдырыла.
1987 елда «Урожай» колхозында аз санлы төзелеш бригадасы базасында төзелеш комплексы төзелә. Төзүчеләр тарафыннан үсемлек мае җитештерү заводы сафка баса һәм эшли башлый. Колхозчылар һәм хуҗалыклар заявкалары буенча арба тәгәрмәчләре, кирпеч төяү өчен поддоннар җитештерү үзләштерелә. Коммуналь хуҗалыкның матди-техник базасы булдырыла. 1995 елда он тарту тегермәне файдалануга тапшырыла. Төзелгән икмәк пешерү цехында үз оннарыннан икмәк салганнар. Халыкны газ баллоннары белән тәэмин итүдә кыенлыклар туа. Мәсьәләне хәл итү максатыннан, сыекландырылган газны баллоннарда ташу буенча махсус автомобиль сатып алына һәм коллективка тапшырыла. Алар кулланучылар соравы нигезендә китерелә. Алардан тыш, колхозга һәм ярдәмче хуҗалыкларга хезмәт күрсәтүче башка бригадалар оештырыла.
Шулай итеп, авыл җирендә коммуналь хуҗалыклар төзү халыкка сервис хезмәте күрсәтүне оештырырга гына түгел, ә өстәмә эш урыннары булдырырга да мөмкинлек бирә.
Рәзит Баязит улы күп һәм өзлексез эшләде. Аның зур планнары бар иде. Ләкин кинәт авыру һәм тиз үлем аның планнарын тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәде. Вафатына бер ел үтсә дә, барыбыз да аны хәтерлибез һәм аның турында истәлек безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Фидан МӘРВАРОВ. Югары Яркәй авылы.