Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
10 август 2024, 08:00

Йортыбызның нуры син – әни

Яшь барган саен кадерле кешеләремнең туган көне ниндидер бер изге, якты көн булып җанны җылыта, хатирәләр кочагына салып, балачак ләззәтен татыта. “Безнең әти-әни!” дип горурланып үстек, яшибез. Ә балалары горурланырлык әти - әни тормышы, язмышы чынлап та фәһемле дә, үрнәкле дә булуы, бәхәссез.

Йортыбызның нуры син – әниЙортыбызның нуры син – әни
Йортыбызның нуры син – әни

1954 елның ямьле җәй көнендә Дөмәй авылында Рәйхана һәм Габдулла Сәрваровлар гаиләсендә өченче бала булып кара чәчле, зәңгәр күзле кыз дөньяга килә. Аңа Рима дип исем кушалар. Абыйсы Илгиз һәм апасы Зарима белән тату, эш сөючән булып үсәләр.

Урта мәктәпне тәмамлагач, кечкенәдән укытучы булу турында хыялланган кыз Бөре педагогия институтына юллана. Биредә ул үзенең бердәнбер гомерлек мәхәббәтен-әтиебез - Өлфәт Әмирҗан улын очрата. Ике яшь белгеч кулларына диплом алгач, хезмәт эшчәнлекләрен белем учагында башласалар да, язмыш тормыш юлларын балалар укыту белән бәйләми. Әнием хатын-кыз өчен авыр булган эшне сайлый -20 ел гомерен милиция хезмәтенә багышлый. Ул чорда районда үзәгендә форма кигән, погон таккан бердәнбер хатын-кыз иде. Иң элек балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспктор, арытаба паспорт өстәле начальнигы вазифасын башкарды, аның күпьеллык намуслы хезмәте Мактау грамоталары, медаль белән бәһаланды. Лаеклы ялга ул хезмәт ветераны исеме, майор званиесе белән чыкты. Арытаба Дүртөйле шәһәрендә яңа ачылган социаль приют директоры булып та эшләде. Әниебез барысына да җитешә. Бүген дә актив, район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советының актив әгъзасы булып тора.

Безнең өчен ул иң газиз кешебез, оныклары өчен сөекле нәнәй булса, туганнары, дуслары, кода-кодагыйлары өчен киң күңелле хуҗабикә, ярдәмчел туган.

Картый-картәтиләрнең тормыш юлы турында әни сөйләве буенча беләбез, Аның әтисе укчылар батальонында командир була, Бөек Ватан сугышын үтеп, Кызыл Йолдыз ордены, “Германияне җиңгән өчен”медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң картәтием укытучы булып эшли. Башкорт әлифбасын булдыруда катнашкан өчен Башкортстан Хөкүмәтенең Мактау грамотасына лаек була.

Әниебез бүген бик бәхетле дияр идем, әтием белән үзләре корган җитеш дөньяларында гомер кичерәләр, туганнары, кода-кодагыйлары белән аралашып яшиләр, оныклары үсеп килә, бакча тутырып җиләк-җимешен, күз явын алырлык чәчәкләр үстерә. Олы кызлары –мин, Айгөл, Илеш районы ЗАГС бүлеген җитәклим, тормыш иптәшем Илдар белән Түбән Яркәйдә йорт салып чыктык, Илдан һәм Тимур исемле улларыбыз бар. Сеңлем Гүзәл Уфа шәһәрендә косметолог булып эшли, киявебез Владислав белән үз йортлары белән яшиләр, уллары Богдан, кызлары Самираны үстерәләр. Энебез Азамат Югары Яркәйдә янгын сүндерү частендә эшли, тормыш иптәше Гөлшат белән уллары Солтанны тәрбиялиләр.

Сабыр күңелле әниебезгә язмыш бик күп сынаулар куя, әмма кадерлебез барысын да көчле рухлы булып үткәрә. Үзенең әнисен, бианасын карап, соңгы юлга озатты. Кызганычка каршы, әтиебезне дә каты авыру аяктан екты, әниебез аны ихлас яратуы белән тәрбияли.

Әниебез 11 август үзенең җитмешенче җәен каршылый, күркәм матур юбилеен билгели. Кадерлебез,безне сөеп үстергәнең, биргән киңәшләрең, пешергән ашларың, җылылыгың, игътибарың өчен мең-мең рәхмәтлебез. Киләчәктә сиңа ныклы сәламәтлектә балаларың, якыннарың кадер-хөрмәтендә хәерле гомер кичерүеңне телибез.

Барлык балалары исеменнән кызы Айгөл ХӘБИРОВА. Югары Яркәй авылы.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас