Төзүче ул – безнең илдә элек-электән киң таралган һәм хөрмәтле һөнәр кешесе. Аның хезмәте халыкның матди һәм мәдәни тормыш күләмен күтәрүдә мөһим роль уйный. Дөнья икътисадының тотрыксыз булган мәлләрендә дә төзелеш индустриясен күтәрү, район үзәгендә һәм авылларда социаль объектлар, юллар, күперләр, торак йортлар төзү дәвам итә.
Әйтергә кирәк, район үзәгенең кайсы гына төбәгенә барма, соңгы елларда аның архитектура ландшафты күзгә күренеп матурланды, үсеш алды. Бу, берсүзсез, төзелеш эшләре киң колач алып, төрле тәгаенләнештәге яңа объектлар үсеп чыгуы белән аңлатыла. Куанычлы, эш һаман дәвам итә. Һәм, әлбәттә, биредә “Илеш ПМК” җәмгыятенең дә өлеше зур. Дөресрәге, төп төзелеш мәйданы – безнең предприятие карамагында. Иң мөһиме, республка Хөкүмәтенең, муниципаль район хакимиятенең халыкны квартиралар белән тәэмин итү буенча сәясәтен тормышка ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эшчәнлек алып барабыз дисәк, һич арттыру булмас.
Шуны билгеләргә кирәк, агымдагы елда предприятие оешканга - 15 ел. Соңгы елларда предприятие уңганнары көче белән Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексы сафка басты. Шулай ук Коммунистик, Свердлов, А.Матросов, Октябрьнең 50 еллыгы урамнарында - 24, Октябрьнең 50 еллыгында, Свердловта - 35, Комсомолда – 8, Октябрьнең 50 еллыгында, Коммунистикта - 30, Совет 2.9/1 урамнарында 32 фатирлы йорт төзелде. Бу елларда 335 гаилә заманча фатирлы булды.
Субподряд килешүе буенча, «Башкортстан Республикасы Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Кадер, Андреевка авылларында шәхси торак йорт төзелде һәм Йонны төп мәктәбенә капиталь ремонт ясалды.
Агымдагы елда Шәммәттә авыл клубы һәм Роберт Миңнуллин музее капиталь төзекләндерелде. Шулай ук Югары Яркәйдә – 2. Иске Күктауда – 2, Андреевка, Базытамак, Груздевка, Карабаш авылларында авыл программасы буенча – шәхси, Югары Яркәйдәге Кызылармеецлар - 57 урамында күп фатирлы йортлар төзелә.
Нинди генә гасырда яшәсәк тә, төзүчеләргә һәрвакыт ихтыяҗ зур, чөнки нәкъ менә шушы һөнәр ияләре безнең тормыш мохитен булдыра. Әлеге һөнәр осталык, белем һәм тәҗрибә, зур чыдамлык, эшкә иҗади караш таләп итә.
Коллектив 14 кешене берләштерә. Алар алдында зур, һәр участокта ныклы оештыру чаралары куллану, барысыннан элек, сыйфат мәсьәләсенә аеруча җитди карау бурычы тора. Коллективның һәр әгъзасы – белгечләр дә, төзүчеләр дә, балта осталары да, штукатур-буяучылар да, шофер-механизаторлар да яхшы аңлап, үз хезмәтенә намус белән карарга тырыша. Һөнәри бәй- рәмебез уңаеннан беренче көннәрдән үк предприятиедә намуслы хезмәт салучы төзелеш һәм монтаж эшләре мастеры Хәдис Гый- бәдуллин, Раил Валькаев, баш инженер Филүс Баязитов, балта осталары Фәнил Вәлиев, Шамил Вәлиев, водитель Рәфит Даянов, эшчеләр Әлфис Нурыйманов, Роберт Гыймаев, Ринат Хәснуллин адресына мактау сүзләребезне юллыйбыз.
Хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез ихлас котлыйм, уңышлар телим. Хезмәтегезнең нәтиҗәсе - матур, заманча, уңайлы фатирлар, сез кешеләргә шатлык бүләк итәсез, яңа йорт хуҗаларының хыялын тормышка ашырасыз. Сез үз һөнәрегез белән горурлана аласыз, алтын кулларыгыз белән төзелгән объектлар озак еллар торачак һәм күп буыннарга хезмәт итәчәк. Киләчәктә дә төзелешләребез, эшчәнлегебез халык файдасына булыр, дип ышанам.
Руслан НУРМӨХӘММӘТОВ, “Илеш ПМК” җәмгыяте директоры.