Төзелеш мәсьәләләренә, авылларның архитектура күренешен яхшыртуга, торак пунктларны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында район үзәге уңай якка үзгәрә. Ел саен районда бик күп гаиләләр яңа йортларга күчә, 14 мең кв.метрдан артык торак файдалануга тапшырыла. Агымдагы елда ике күпфатирлы йорт төзелә. Түбән Яркәйдәге Дорожная һәм Югары Яркәйдәге Ок-тябрьнең 50 еллыгы урамнары буенча гомум озынлыгы 1,7 км булган җәяүлеләр юллары төзекләндерелә.
«Башкорт ишегаллары» төбәк программасы кысаларында Югары Яркәйдәге Совет урамы, 10, 10/1, 10/2, 10/3, 12, 14, Ленин урамы, 2 адреслары буенча күпфатирлы йортларның ишегалды тер-риториясен төзекләндерү эшләре бара.
Төзекләндерү кысаларында юллар һәм парковка урыннары асфальтлары ремонтлана, җәяүлеләр өчен юллар, кер юу мәйданчыклары, эскәмияләр һәм урналар урнаштырыла. Киләсе елда шулай ук конкурсларда катнашу һәм ишегалдын төзекләндерү эшләрен дәвам итү планлаштырыла, анда уен мәйданчыклары һәм ял итү зоналары каралачак.
Күпфатирлы йортларны ремонтлау программасы буенча Югары Яркәйдәге Совет урамы буенча урнашкан 23, 25, 27 нче күпфатирлы йортларның түбәләре ремонтлана.
Яктырту мәсьәләләренә шактый игътибар бирелә. Агымдагы елда Югары Яркәйдәге Комсомол урамына өлешчә яктырту башкарылачак. Агымдагы елда Югары Яркәй авылында 340 метрдан артык иске коймалар алыштыру планлаштырыла.
«Башнефть» АНК җәмгыяте ярдәме белән Балалар иҗаты үзәге бинасына капиталь ремонт ясалды, җиһазлар урнаштырылды.
Бүгенге көндә “Башкортстан Республикасы мәгарифне үстерү” дәүләт программасы нигезендә Югары Яркәйдәге бассейнга капиталь ремонт ясала. Шулай ук фасад тәртипкә китерелә, эчке эшләр һәм инженер коммуникацияләр башкарыла.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә наем шартнамәсе буенча бирелә торган сигез йорт төзелә, социаль өлкә хезмәткәренә наем шартнамәсе буенча бер фатир сатып алыначак. Кадер авылында универсаль спорт мәйданчыгын төзекләндерү тәмамланып килә.
Авыл биләмәләрендә мәдәният һәм мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясала. «Башкортстан Республикасының транспорт системасын үстерү» дәүләт программасы кысаларында районның барлык авыл биләмәләрендә 40 километрдан артык озынлыктагы юллар ремонтлана. Шул исәптән, асфальт салу, ком-таш, вак таш салу һәм агымдагы ремонт эшләре җәелдерелә.
Төзелеш темплары яхшы булуга карамастан, районда бу җәһәттән эшләр бихисап. Планлы рәвештә тормышка ашырылачак яңа объектларны күзаллау һәм проектлау буенча эшлекле чаралар алып барыла.
Бәйрәм алдыннан районыбызның барлык төзүчеләрен, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Сезнең хезмәт безнең район өчен бик мөһим. Сез хәл итә торган бурычлар үзгәрмәде, һаман да кешеләр файдасына фидакарьлек белән эшлисез - яшәргә тиешле мохит тудырасыз. Үзегезгә, гаиләгезгә иминлек, якты киләчәк телим.
Тимур РАМАЗАНОВ, муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык буенча урынбасары.