Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
11 август 2024, 10:00

Тоткарлыкка юл куймыйбыз

«Илеш капиталь төзелеш бүлеге» МУПның эшчәнлеге төзелеш объектларының проект-смета документацияләрен эшләү һәм төзелеш барган объектларда техник күзәтчелек итү. Коллектив 4 кешене берләштереп, барысы да югары белемле инженер-төзүче ква- лификацияле. Алар барлык документацияне вакытында, җиренә җиткереп эшли.

Тоткарлыкка юл куймыйбызТоткарлыкка юл куймыйбыз
Тоткарлыкка юл куймыйбыз

Узган чорда предприятие тарафыннан бюджеттан финансланган объектлар өчен Урындагы инициативаларны яклау, «Эшлекле гамәлләр», «Шәһәр мохите», «Авыл спорт заллары», “Илеш райо-нында юл ремонты”, “Мәгарифне үстерү” программалары буенча 189 берәмлек проект-смета документы төзелде. «БР мәгариф системаларын модернизацияләү чараларын гамәлгә ашыру кы-саларында Югары Манчар, А.Абдуллин ис. Дөмәй урта, Йонны төп мәктәпләренә капиталь ремонт, «2023 елга төбәк ара һәм муниципальара, урындагы әһәмияттәге гомуми файдаланудагы ав- томобиль юлларын карап тоту, ремонтлау, капиталь ремонтлау, төзү һәм реконструкцияләү буенча территориаль заказ» буенча заказчы-төзүче булдык.

Безнең төп заказчылар булып, районның бюджет учреждениеләре, предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, шәхси заказчылар тора. Шулай ук Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм авылны төзекләндерү милли проектын реализацияләү мак-сатында льготалы кредитлар бирү белән шөгыльләнүче банклар белән эшлибез. Узган елда күрсәтелгән хезмәт 4 млн.794 мең тәшкил итеп, 128 мең табыш алынды, рентабельлек – 2,7 процент.

Районда узган барлык чараларда актив катнашабыз, мохтаҗларга спонсорлык ярдәме күрсәтү белән дә шөгыльләнәбез. Хезмәт хакы үзвакытында түләнеп, салым һәм җыемнар буенча бюджетка бурычлар юк.

Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык тармак ветераннарын, хезмәткәрләрне ихлас котлыйм, уңышлар телим.

Илшат НӘБИЕВ, «Илеш капиталь төзелеш бүлеге» МУП директоры.

Тоткарлыкка юл куймыйбыз
Тоткарлыкка юл куймыйбыз
Тоткарлыкка юл куймыйбыз
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас