Башкорстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров башлангычы белән тормышка ашырылган “Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм” проекты чикләрендә Илешнең өлкән буын вәкилләре чираттагы сәфәргә барып кайтты.
Турның бай программасына Уфа лимонариена бару, Милли музеен карау да кертелгән иде. Сәфәр вакытында туристлар Башкортстан тарихы турында сөйләүче кыйммәтле экспонатларны күреп кенә калмадылар, ә халык музыка кораллары буенча мастер-классларда катнаштылар.
Туристлар өчен тәмле төшке аштан соң иң яхшы гидлар күзәтү экскурсиясе уздырды. Төркем шәһәрнең иң күренекле урыннарында - Салават Юлаев мәйданында, Дуслык монументы янында булдылар, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның яңа һәйкәлен күрделәр.
Экскурсиядә катнашучыларның күбесе Уфада озак еллар булмау сәбәпле, башкаланың үзгәрүенә шатланып гаҗәпләнделәр.
- Бу тур җылы һәм күңелгә ятышлы булды. Шундый матур урыннарга бару мөмкинлеген тудырган өчен Республика Башлыгына, район җитәкчелегенә, сәфәрне оештыручыларга рәхмәтебез зур. Шулай ук шәфкать туташы Мөҗәянә Мөхтәруллинага һәм социаль хезмәткәр Фәүдилә Шәмратовага аерым рәхмәт әйтәсе килә, - диде турда катнашучы Мөнәвәрә Галләмова.
“Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм” проекты республика җитәкчесе башлангычы белән 2020 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу программа өлкән буын вәкилләре өчен гидлар ярдәмендә төбәкнең истәлекле урыннары буйлап бер көнлек социаль турлар оештыруны күзаллаган проект.