Югары Череккүлдән Рөстәм Илгиз улы Габдрахманов гуманитар ярдәм кабул итү пунктына шәхси гигиена һәм саклану чаралары: сыек сабын, черкиләрдән саклану чаралары, кояштан саклау, чистарту, дымландыру кремнары алып килде.
Югары Яркәй авылыннан пенсионер Зифа Зәйнулла кызы Миргасыймова штабка азык-төлек, дымлы сөлгеләр һәм киҗе-мамык перчаткалар тапшырды.
Гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең ярдәм сугышчыларыбызга бу катлаулы вакытта өмет һәм көч бирә. Ярдәмчел булуыгыз өчен рәхмәт!
Гуманитар ярдәм җыю пункты түбәндәге адрес буенча урнашкан: Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 20 (09.00-17.00 сәгатькә кадәр эшли, шимбә һәм якшәмбедән тыш).