“Атайсал” проекты, якташларның туган якларына ярдәмен максат итеп куйган җәмәгать программасы буларак, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның башлангычы белән барлыкка килгән иде. Әлеге проект безнең районда уңышлы эшләп килә. Өч ел эчендә төбәктә 419 проект теркәлеп, шуларның 394е инде гамәлгә ашырылды.
-Бездә бәләкәй авыл һәм шәһәрләрдән уңышлы кешеләр бик күп. Әгәр аларның һәрберсе өстәмә рәвештә туган җиренә ярдәм күрсәтсә, бу урыннарда тормышны күпкә яхшыртачак, - ди Республика Башлыгы Радий Хәбиров. - Күп эшкуарларның, бай кешеләрнең болай да ярдәм итеп торганын беләм, тик без бу эшне системалаштырырга телибез. Шушы максатта “Атайсал” проектын тормышка ашыра башлыйбыз. Бу бер ничек тә дәүләт хәл итә торган проблемаларны кешеләр иңенә салырга тырышу түгел. Бу - күңел чакыруы буенча туган авылларына, шәһәрләренә, мәктәпләренә, балалар бакчасына, спорт секцияләренә ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен уңайлырак шартлар булдырырга тырышу гына.
Атайсал проекты чикләрендә Ябалак авылында тамырлары шушы төяктән булган Дияз Кәлимуллин ярдәме белән “Ихлас” мәчете төзекләндерелде. Изге күңелле якташыбыз әлеге эшкә зур финанс өлеш кертте һәм бүгенге көндә дә матди ярдәмен күрсәтә. Дияз Фердинанд улы Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җибәрүдә катнаша. Күптән түгел ул Тимерхан Нәҗмиев ис. Ябалак урта мәктәбендә туган якны өйрәнү һәм тарих музеена махсус хәрби операция зонасыннан кайткан экспонатларны һәм Фәйзуллиннар гаиләсенең шәжәрәсен тапшырды.
Игорь Никифоров, муниципаль район Советы секретаре:
-“Атайсал” проекты республиканың үз авылларына һәм шәһәрләренә ярдәм итәргә теләгән бер фикерле кешеләрен берләштерү мөмкинлеген бирде. Төрле проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән проектта туган ягының язмышына битараф булмаган һәркем катнашып, кече Ватанына ярдәм итә ала. Ул төрле булырга мөмкин, һәркемнән – көченнән килгәнчә. Бу проект чикләрендә районда бик күп изге гамәлләр тормышка ашырылды.
Музей 1980 елдан башлап эшләп килә. Ул искиткеч бай, анда 500дән артык экспонат бар, ул 4 залдан һәм бүлектән тора. Анда этнография, туган якның табигате буенча экспонатлар, тарихи документлар һәм башка бик күп әйберләр урын алган. Әлеге музейны оештыруга мәктәпнең география укытучысы, 40 елга якын педагогик эш стажы булган БРның атказанган укытучысы Венера Гозәерова тырыш хезмәтен салган.
Туган төбәгенең чын патриоты Дияз Кәлимуллин кебек якташларыбыз белән горурланабыз. Бу башлангыч киләчәктә дә дәвам итәр дигән ышанычта калабыз.
Лира ГӘРӘЕВА.