Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең нәтиҗәлелеген күтәрүдә төп фактор булып техник модернизацияләү тора. Ел саен республика аграрийлары 400дән артык яңа трактор, 200 ашлык җыю комбайны, күп кенә башка заманча техника сатып алалар, - диде Республика Башлыгы Радий Хәбиров узган елдагы Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта.
Без барганда 237 гектарлы арыш басуында эшнең кызган мәле иде. Бер-бер артлы тезелгән кыр кораблары алтынсу төскә манылган басуларны иңли. Куәтле заманча комбайннарда комбайнчылар Флорит Газетдинов, Рәмзил Нәсертдинов, Флүн Әзһәров, Илшат Абд уллин яңа уңышны суктыра. Водительләр Рәмил Иргалин, Ренат Закиров, Нәкыйп Садыйков, Венер Галиуллин, механизаторлар Аль- берт һәм Шәмсиәхмәт Сәгабиевлар өзеклекләргә юл куймыйча ташып тора. Алар көненә 7-9 рейс ясарга тырыша.
Әйтергә кирәк, соңгы елларда Кужбахты авылында «Игенче» крестьян-фермер хуҗалыгы үз көче белән заманча, куәтле яңа «ЗАВ-40» һәм игеннәрне саклау өчен ике склад төзеде. Машинистлар Фәнүс Хуҗин, Дамир Сәфиуллин, водитель-машинист Алмаз Миңнемуллин үз эшләренә җаваплы карап, яңа уңышны кабул итеп, чистартып тора. Үлчәүче Зөһрә Сәфиуллина ашлыкның исәбен төгәл алып барса, ындыр табагы мөдире Илнур Шәяхмәтов һәр эшне кон- трольдә тота.
Печән хәзерләүдә авыл уңганнары Фларис Кашапов, Илшат Кашапов, Рүзил Әзһаров, Илфак Гыйльфанов өлгерлек күрсәткән.
Яшел төргәкләр эшчеләргә бирелгән, артып калганы халыкка сатылган. Шулай ук пай җирләре өчен халыкка бушлай өч төргәк салам, ике центнер ашлык бирелә. Шунысы сөенечле, “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Игенче” производство участогы таралгач, эш көчендәгеләр читкә йөреп эшләргә мәҗбүр иде. Хәзер аларның күпчелеге “Игенче” крестьян-фермер хуҗалыгында намуслы хезмәт сала.
-Хуҗалык идарәсе басучылык уңышын күтәрү юнәлешендә эзмә-эзлекле эш алып бара. Гектар куәтен арттыру өчен чәчү нормасын үтәүгә аеруча зур игътибар бирдек. Бодай арпа, карабодай чәчүлекләре гербицид белән эшкәртелеп, барлык чаралар вакытында үтәлде, игеннәр матур гына өлгерде. Әмма һава торышының тотрыксызлыгы уңышны җыеп алырга мөмкинлек бирми. Шулай булуга карамастан, без күңелебезне төшермибез, дәртләнеп эшлибез, аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга тырышабыз, - ди “Игенче” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәмил Ганиев.
Бүгенге көндә хужалык буенча 10 процент мәйданда бөр-теклеләр уңышы суктырылып, тулай жыем әлегә 400 тонна тәшкил итә. Басуда эшләүчеләр ике тапкыр кайнар аш белән тукландырылып, повар Люба Мөхәммәтҗанова тәмле ризыклар белән сыйлый. Ватылу очрагына эретеп ябыштыручы, слесарь һ.б. техника ремонтына кагылышлы белгечләр әзер. Бу көндәлек план- лаштырылган эшне башкарып чыгуда отышлы чара булып тора. Гомумән, биредә һәр җирдә тәртип, бар көч үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтелгән.
Лира КӘБИРОВА.