Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
16 август 2024, 05:05

Әфарин, Денис!

2024 елның 15 августында Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында тантаналы чара үтте.

Әфарин, Денис!Әфарин, Денис!
Әфарин, Денис!

Анда 48 Башкортстан яшь армиячесе «Юнармия батырлыгы» күкрәк билгесе белән бүләкләкләнде.

Бу «Юнармия» хәрәкәтендә катнашучылар өчен иң югары бүләк. Ул хәрби-патриотик чараларда призлы урыннар, гадәттән тыш хәлләрдә күрсәткән батырлыклары, шулай ук укуда һәм спортта ирешкән уңышлары өчен бирелә.

Түбән Яркәйдәге лицейны тәмамлаган Денис Илнур улы Ягъфәров та III дәрәҗә «Юнармия» Бөтенрусия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең «Юнармия батырлыгы» билгесенә лаек булды.

Тантанада аны остазы, тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге нигезләре укытучы-оештыручысы Динис Ильяс улы Биктимиров озата йөрде.

Денисны ихлас күңелдән котлыйбыз, аңа алга таба уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Источник

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас