Башкортстанга яңгырлардан соң аяз һава торышы кайтты. Тик менә мондый көннәр озак булмаячак.
Бүген, 25 августта, көндез һава +25 градуска кадәр җылыначак. Явым-төшем көтелми. Алдагы көннәрдә дә 29 августка кадәр яңгырлар фаразланмый. Ә менә 30 августта урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал.
31 август һәм 1 сентябрь көннәрендә янә кояшлы җылы һава торышы көтелә. Бу көннәрдә республика буенча уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан бер градуска югарырак булыр дип көтелә, ди синоптиклар.
Ары таба, 2 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр, кыска вакытлы яңгырлар башлана. Көндез температура +18 градустан югары күтәрелмәячәк, ә төнлә +10,+12 градус булачак.