Беренче курс студентлары өчен оештыру җыелышы үткәрелде, анда студентлар уку процессының үзенчәлекләре һәм колледжтагы кызыклы иҗтимагый тормыш турында белделәр. Барлык төркемнәрдә дә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресе үткәрелде.
Колледжтагы тантаналы линейка Русия Федерациясе, Башкортостан Республикасы һәм Илеш районы Дәүләт флагын күтәрү тантанасыннан башланды. Ил гимны астында иң яхшы студентлар: Русия Федерациясе Хөкүмәте стипендиатлары Инзир Хөснетдинов, Айдар Закиров һәм Эмиль Миңнемөхәммәтов дәүләт флагларын күтәрүгә лаек булдылар.
Колледж директоры Раил Наил улы һәм хөрмәтле кунак, хакимият башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Фәнис улы каникул вакытында кыр эшләрендә актив катнашкан студентларга грамоталар тапшырдылар. Мөхтәрәм кунак, колледжның ветераннар советы рәисе Рәмзил Рәхимҗан улы барысын да Белем көне белән котлады.
Тәрбия буенча директор киңәшчесе Айсылу Флүс кызы, колледжның студентлар советы белән берлектә, беренче курс студентларына яңа белемнәргә һәм казанышларга очу символы буларак самолетлар тапшырды.
Беренче кыңгырауны шалтырату хокукы беренче курс студенты Элина Бәшировага һәм булачак чыгарылыш укучысы Инзир Хөснетдиновка бирелде.
Барлык студентларны, ата-аналарны һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән котлыйбыз.
Бу уку елы шактый уңышлы, кызыклы һәм төрле ачышларга бай булсын. Укучыларга күп яхшы билгеләр, искиткеч чыгышлар һәм үзләрен талантлы итеп күрсәтүләрен телибез. Ә моның өчен көч, сабырлык һәм максатчанлык югалмасын.