Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
4 сентябрь 2024, 06:15

Сайлауларга кил һәм кыйммәтле бүләкләр от!

Бүләкләр – фатирлар, автомобильләр, мотоцикллар һәм башка бик күп кыйммәтле бүләкләр булачак!

Сайлауларга кил һәм кыйммәтле бүләкләр от!Сайлауларга кил һәм кыйммәтле бүләкләр от!
Сайлауларга кил һәм кыйммәтле бүләкләр от!

Март аенда узган РФ Президенты сайлауларда безнең районнан Мөсәлләмовлар гаиләсе үз гражданлык бурычларын намуслы үтәп, тавышларын лаеклы кандидатка бирде һәм “Рәхмәт-2024” акциясе кысаларында беренче бүләкне отты.

Агымдагы елның 6, 7 һәм 8 сентябрьләрдә Республика Башлыгын сайлау узачак һәм сайлауларда да традицион «Рәхмәт–2024» акциясе оештырылачак.
"Башинформ" информацион агентлыгында киңәшмә узды һәм сүз шул хакта барды. Акцияне оештыручылар сайлаулар кысаларында үтәчәк "Рәхмәт-2024" акциясе турында сөйләде.

- Сайлау участогына килгән һәркем QR-билет алачак. Билетлар белән кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак. Шулай ук, сайлап чыккан һәркемгә акция партнерларыннан ташламаларга хокук бирә торган волонтерлардан “Рәхмәт” беләзекләре биреләчәк. - диде "Рәхмәт-2024" акциясен оештыру комитеты рәисе Ринат Хәбиров.

Һәрбер гаилә әгъзасына 8 символдан торган QR-билет тапшырылачак. Аны рахмат102.рф сайтында теркәргә кирәк.

Бүләкләр бик зур булачак. 300дән артык бүләк арасында Уфадан фатирлар, автомобильләр, сәяхәткә юллама, квадроцикллар, велосипедлар, электр самокатлары, телевизорлар, ноутбуклар, планшетлар, телефоннар һәм тузан суырткыч роботлар һәмбашка бик күп кыйммәтле бүләкләр булачак.

Өлкән яшьтәге кешеләргә волонтерлар ярдәме белән шунда ук рахмат102.рф сайтына кереп, ул билетларны теркәп китү мөмкинлеге дә була. Ә "Рәхмәт" браслетын кибетләрдә, автосервисларда, театрларда һәм башка күңел ачу үзәкләрендә ташламаларга алмаштырып булачак.

Бүләкләр уйнату 6 -7 сентябрьдә – 14.00-20.00 сәгатьләрдә, 8 сентябрьдә 14.00 сәгатьләрдә оештырыла. Шулай ук, 8 сентябрьдә "Призлар төне" үтәчәк. Анда 130 приз уйнатылачак.
13 сентябрьдә  “Сәлам “ тапшыруында фатирлар, автомобильләр һәм Сочига билетлар уйнатылачак.

Бүләк отучылар турында мәгълүмат рахмат102.рф сайтында булачак.
Җиңүчеләр билгеләнгәннән соң волонтерлар билетларны теркәгәндә күрсәтелгән номерларга шалтыратачак. Билетларны теркәгәндә иң мөһиме ашыкмаска, хатасыз тутыру мөһим. Бер телефон номерына 5 QR-билет теркәп булачак.
Сайлауга килеп, тавыш биреп, волонтерлардан QR- билет, беләзекләр алгач, аны теркәгәч тә, билетларыгызны югалтмагыз, 30 сентябрьгә кадәр саклагыз!

- Җиңүчеләргә үзебез шалтыратачакбыз. Ә читләр шалтыратып, ниндидер кодлар кертүне яисә күпмедер акча күчерүне сораса, шунда ук бәйләнешне өзегез. Мошенниклар турында онытмагыз! - диде оештыру комитеты вәкиле Римма Бикмурзина.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас