+22 °С
Яңгыр
Югары Яркәйдә 7 сентябрь көнне көзге ярминкә узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә. Ярминкәдә 10.30 сәгатьтән район мәдәният сараеның иҗат коллективы бәйрәм концерты куя.
Ярминкәдә урындагы җитештерелгән товарлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Бу урындагы товар җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм төрле продуктларны арзан бәя белән сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек.
Сезне ярминкәдә көтеп калабыз! Рәхим итегез!