Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
7 сентябрь 2024, 03:05

Сайлауларның икенче көне башланды

Бүген, 7 сентябрьдә, иртән 08.00 дә районда сайлау участоклары ачылды һәм сайлауларның икенче көне башланды. Якынча мәгълүматларга караганда, Илеш районы сайлаучыларының 30,09%ы инде Башкортстан Республикасының Башлыгы һәм район Советы депутатлары өчен тавыш биргән.

Сайлауларның икенче көне башландыСайлауларның икенче көне башланды
Сайлауларның икенче көне башланды

Сайлау участокларында барлык таләпләр, хәвефсезлек кагыйдәләре үтәлә. Мәгълум булуынча, районыбызда 47 сайлау участогы эшли. Мәдәният йортлары, мәктәпләр һәм башка оешма-учреждение биналары тавыш бирү өчен тиешлечә җайлаштырылган.
Райондашларыбыз тавыш бирүнең мөһимлеген һәм җитдилеген аңлап, лаеклы кандидатларны сайлау өчен үз тавышын бирергә ашыга.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас