Ярминкәдә сатып алучыларга бай ассортиментта кием-салым, аяк киемнәре, чәчкә, агач үсентеләре, азык-төлек һәм башка төрле товарлар тәкъдим ителде.
Сәүдә рәтләрендә мал тиресе, помидор, бал, гөмбә, йомырка, сөт продукцияләре, төрле камыр ашлары да тәкъдим ителгән иде.
Хаклар уртача – бәрәңге – 1 кг – 30, сарымсак – 1 кг-250-300, бал – 3 л -1800-2000, тана ите – 1 кг – 460, тавык ите – 1кг-450, гөмбә икрасы – 05 л банка – 300, алма-150 сум тәшкил итте.
Чараны күркәмләп, район мәдәният сарае үзешчәннәре җыелган халыкка концерт номерлары бүләк итте.