Маяк
+22 °С
Дождь
җәмгыять
7 Сентября 2024, 10:45

Өйдә тавыш бирү хокугыннан файдаланды

Күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр өчен сайлау мөһим вакыйга, үзенчәлекле көн. Алар илебездәге, райондагы мөһим вакыйгалардан беркайчан да читтә калмыйлар, башкаларга да үрнәк күрсәтәләр.

Өйдә тавыш бирү хокугыннан файдаландыӨйдә тавыш бирү хокугыннан файдаланды
Өйдә тавыш бирү хокугыннан файдаланды

Үзләре килә алмаган өлкән яшьтәге кешеләр бар, шуңа күрә комиссия әгъзалары алдан бирелгән гаризалар буенча аларның өйләренә барып, тавыш бирергә булышлык итә.
Бүген, сайлауның икенче көнендә, Югары Яркәйдә яшәүче өлкән буын вәкиле - Хәмит Мосабир улы Хәбиров та өйдә тавыш бирү хокугыннан файдаланды. Ул гражданлык бурычын үтәп, лаеклы кандидатка тавыш бирде.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас