Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
19 сентябрь 2024, 07:00

Бала белән наркотиклар турында ничек сөйләшергә

Баланы наркотиктан ничек кисәтергә, наркоман белән дәвалау турында ничек сөйләшергә һәм бу авырудан нәрсә саклый икәнен белү мөһим. Балаларыбызга сизгер булыйк. Фаҗига була калса, аның өчен, без, өлкәннәр җаваплы.

Бала белән наркотиклар турында ничек сөйләшергәБала белән наркотиклар турында ничек сөйләшергә
Бала белән наркотиклар турында ничек сөйләшергә

Наркоманияне сәламәт гаиләдә һәм сәламәт мөнәсәбәтләрдә профилактикаларга кирәк. Балалар һәм яшүсмерләргә наркотиклар турындагы мәгълүматны аның тормышындагы төп кешеләрдән — туганнарыннан һәм якыннарыннан ишетү мөһим. Әмма, башта бала белән көндәлек аралашуыгызны анализлагыз.

Бала наркотикларга тартылган урыннарда еш кына гаиләнең башка кешеләр белән элемтәләре я тәртипсез, я кискен чикләнгән була; гаилә әгъзаларының индивидуаль чикләре кабул ителми; коммуникацияләр буталчык; бала аерым шәхес буларак түгел, ә тулаем бурычлы буларак кабул ителә. Гаиләдә аралашу ысулларыгызны яңадан карагыз. Игелеклелек һәм ачыклык - балагызның сәламәт киләчәгенең нигезе.

Аңлатуларны ничә яшьтә башлау яхшырак?
Әгәр сезнең гаиләгездә әйләнә-тирә дөнья турында фикер алышу кабул ителгән икән, моны 8 яшьтән башлап бала белән бергәләп әкренләп эшли аласыз. Чөнки 8 яшькә кадәр балалар үтерүләр, үлемнәр, фаҗигаләр турындагы тискәре мәгълүматка аеруча тәэсирле, ә 6-7 яшьтә балада үз үлеменнән курку барлыкка килә. 8 яшендә баланың борчылулары үзеннән-үзе әйләнә-тирә дөньяга күчә, ул инде тормыш авырлыклары турында күбрәк белергә әзер. 10 яшьтән үк инде наркотикларның үзлекләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләргә мөмкин. Ә менә 12-15тә инде яшүсмергә һәм аның дусларына наркоманнар һәм наркодилерлар турында фильмнар күрсәтергә, аларны бергәләп карарга һәм фикер алышырга мөмкин.

10 яшькә кадәрге балаларга наркотиклар турында нәрсә һәм ничек әйтергә?

Кечкенәләргә проблема турында “Башта кешеләрне көләргә, аннары еларга мәҗбүр итә торган хәйләкәр матдәләр бар”, дип әйтергә мөмкин. Аларны никадәр күбрәк кабул итсәң, алар шулкадәр азрак шатлык һәм күбрәк кайгы китерә. Кеше акылын, ихтыярын, сәламәтлеген, гаиләсен, эшен һәм дусларын, ә аннары гомерен дә югалта.

Яшүсмерләр белән сөйләшкәндә, киң мәгълүматка ия булу яхшырак. Наркотикларга бәйлелек барлыкка килүнең психологик һәм физиологик механизмнарын аңлау һәм сөйләү файдалы. Психологик ияләшү - башта кешеләр, кагыйдә буларак, наркотиклардан үзләре өчен күңелле яисә кызыклы нәрсә эзләү, барысы да «сынап карау» яки стресстан котылу карарыннан башлануы турында сөйләгез.

Наркотикларның тәэсире мәкерле. Башта күңелле хис туа, теләсә кайсы моменттан баш тартырга мөмкин кебек. Аннары күңелле һәм кискен тойгылар кичерү теләге көчәя. Башта кеше шатлыгын сынар өчен наркотиклар куллана. Соңыннан ул наркотиклардан башка шатлана алмый. Психологик бәйлелек формалаша.

Наркоманнарның психология һәм шәхес үзенчәлекләре турында сөйләгез. Мөгаен, психик яктан сәламәт балага ул ягымсыз һәм кызгануга яки качуга лаеклы булып тоелыр. Наркомания-ул авыру. Кеше үзенең куллануы өчен яңадан-яңа акланулар уйлап таба. Наркоманның характеры үзгәрә, тормыш кыйммәтләре югала. Кеше хәйләли һәм тирә-юньдәгеләр белән манипуляцияли башлый. Яшүсмерне наркотиклар кулланырга «мәҗбүр итә» торган барлык яңа сәбәпләр уйлап табыла.

Еш кына наркоманияне «инкарь итү чире»дип атыйлар. Бәйле кеше үзенең «төбенә»барып җиткәнче үз авыруын кире кага яки киметә. Шул вакытта гына проблеманы чишү теләге туа.

Сөйләшкәндә гыйбрәтле тон, таләп, куркыту, ачу, ышанмау, төшенкелек, битарафлык күрсәтмәгез.

Наркотиклар кабул итү билгеләре - яшүсмер аралашу даирәсен алыштыра. Яңа дуслар барлыкка килә, алар турында бала теләмичә генә сөйли. Телефоннан аралашканда, яшерен сүзләр белән сөйләшә. Ялгыз калырга, ванна бүлмәсендә бикләнергә омтыла. Ешрак һәм озакка өйдән чыгып китә һәм соң кайта. Элек яраткан нәрсәләре белән кызыксынмый башлый. Өй аптечкасы һәм фармакология белән кызыксыну күренергә мөмкин. Яшүсмернең акча чыгымнары арта.

Наркоманнар, укол эзләрен яшерү максаты белән, күбесенчә кара төстәге, озын җиңле әйберләр киеп йөри. Яшүсмердә шәмнәр, кабызгычлар, шприц энәләре, фольга, корымланган кашыклар һәм папирос булырга мөмкин. Характердагы үзгәрешләр - наркоманнарның кәефләре кискен үзгәрә, агрессивлык, битарафлык яки артык дулкынлану күзәтелә. Физиологик билгеләр - хәрәкәтләр кискен, координацияләнмәгән була. Аппетитның бозылуы чамасыз ашау белән алышына. Йокы бозыла, кан басымы күтәрелә, ашказаны какшый. Күзләрендә сәламәт булмаган ялтыравык күзәтелә, күз бәбәгенең нык тараюы яки киңәюе, күз карашының томанлануы сизелә.

Авыздан чыккан кискен яман ис анаша тарту билгесе булып тора, даими йөткерү һәм томау героиннан була. Йөз төсе агара, ә кайчакта хәтта җир төсенә керә. Чәчләр купшылыгын югалта һәм сынучан була.

Әгәр дә сез яшүсмер наркотиклар куллана дип шикләнәсез яки ышанасыз икән, җитди сөйләшүдән котылып булмый. Агрессия вакытында яшүсмергә нәрсә дә булса аңлатырга тырышмагыз. Кызу әңгәмәнең өзелү мөмкинлеге бар. Аннары балагыз белән үзегезнең шикләрегез турында сөйләшегез, аны яратам, аның өчен борчылам дип әйтегез. Әгәр куркуларыгыз расланса, аның сәламәтлеге өчен озак көрәшкә әзерләнегез.

Бала артыннан игътибар белән күзәтә башлагыз, аннары аңа квалификацияле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк булган дәлилләр һәм нигезләр китерегез. Кагыйдә буларак, мондый кешеләр үзләрен тулысынча сәламәт һәм теләсә кайсы вакытта наркотикларны ташларга сәләтле дип саный.

Дәвалануга чираттагы адым элеккеге наркоман белән әңгәмә булырга мөмкин. Ул сезнең балагызга наркотикларга бәйлелек халәтендә ничек коточкыч яшәү һәм наркотикларсыз дөньяның никадәр матур булуын сөйли ала. Кешегә авыр минутларда аны ташламаячагыгызны, бу юлны янәшә узачагыгызны, аның белән бергә үзгәрәчәгегезне һәм камилләшәчәгегезне аңлатыгыз. Һәрвакыт наркотик бәйлелекнең нәтиҗәләре һәлакәтле һәм кире кайтарылмаслык булуына басым ясарга кирәк.

Яшүсмер хөрмәт иткән һәм кадерләгән башка кеше белән әңгәмәләр дә аңа уңай йогынты ясарга мөмкин. Аны эйфория халәтен алуның альтернатив ысуллары барлыгына ышандырырга кирәк-бу спорт белән шөгыльләнү дә, экстремаль ял төрләре дә. Аның белән ешрак вакыт үткәрегез, буш вакытыгызны төрлеләндерегез. Дәвалауның бер этабы булып наркотиклар урынына кыйммәтләрнең яңа системасын булдыру тора.

Әгәр башка урынга яшәргә китү мөмкинлеге бар икән - аны кулланыгыз. Профессиональ ярдәм сорап наркология, шәхси, аноним клиникаларга мөрәҗәгать итегез. Индивидуаль терапия һәм төркем терапиясен берләштергү - иң нәтиҗәле дәвалау.

Альмира НУРЫЙӘХМӘТОВА, “Гаилә” хезмәтенең социаль психологы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас