Рәхмәт хатында Ингушетия Республикасының 75394 нче хәрби часте командованиесе хәрби хезмәткә чакырылучы кече сержант Тимур Илшат улын тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерелә.
Якташыбыз хезмәте дәвамында Ватаныбыз чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үрнәк итеп үти. Ул үзенә ышанып тапшырылган техниканы һәм коралларны камил белә. Тимур хезмәт осталыгын күтәрүдә һәм хәрби дисциплинаны ныгытуда хезмәттәшләре өчен үрнәк булып тора. Октябрь башында гаиләсе һәм туганнары аның өенә кайтуын көтә.
Һичшиксез, якташыбыз Тимур Галиев Русия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында үзләренең хәрби бурычларын үтәргә тиешле үсеп килүче егетләр өчен үрнәк һәм районыбызның барлык халкы өчен горурлык.