“Без барлык мәктәпләребезне диярлек модернизацияләүне максат итеп куябыз. Укучылар һәм укытучылар өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга тырышачакбыз”.
(Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның 2022 елның 10 сентябрендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының III төбәкара форумының пленар утырышындагы чыгышыннан).
Лариса Рәмил кызы хезмәт юлын өлкән пионер вожатый сыйфатында үзе укыган Исәмәт урта мәктәбендә башлый. Бар эшне дә җиренә җиткереп башкарган белгечкә арытаба тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын да ышанып тапшыралар. Бу җиңел булмаган эшне дә намус белән башкара ул.
Бүгенге көндә 30 ел хезмәт стажына ия булган Лариса Рәмил кызы балаларга башкорт теле һәм әдәбиятеннән белем бирә. Әдәбият дәресләрендә төрле геройларның язмышлары аша тәрбия мәсьәләләрен чишсәләр, тел дәресләрендә аның нечкәлекләренә, матур сөйләшергә өйрәнәләр.
Укытучы үз укучыларында туган илгә сөю, халкыбызның мәдәниятенә, авыз-тел иҗатына, тарихи үткәненә кызыксыну уяту кебек мәсьәләләргә басым ясый, дәресләрдә балаларны кызыксындыра торган методик алымнарны үз эшчәнлегендә оста куллана белә. Дәресләрдә заманча технологияләрне дә урынлы куллануы уңышының бер өлеше булып тора.
Укучылар төрле конкурсларда катнашып, матур итеп шигырьләр сөйли, инша конкурсларында үз фикерләрен оста ача белә. Олимпиадаларда үз көчләрен сынап карый, төрле фәнни-гамәли конкурсларда чыгыш ясый.
Укучыларның уңышын күрү – укытучы өчен нинди шатлык. Үзең чәчкән орлык шытып чыгып, җимеш биргәч кем шатланмасын инде. Лариса Рәмил кызы укучыларының уңышлары бихисап. Чөнки ул үз эшен яратып башкара.
-Әгәр яңадан һөнәр сайларга туры килсә, мин ике дә уйлап тормый, укытучы һөнәрен сайлар идем. Кызыксынучан, кайчакта шук та булган, күпне белергә омтылган укучыларга алга юл күрсәтү, алар белән бергәләп эшләү, төрле чараларда катнашу һ.б. үзе бәхет түгел мени? Укучыларым мине илһамландыра, дәрт, көч, энергия бирә. Укучы, әти-әниләр, коллегаларым белән бер гаилә булып килешеп, д ус, тату эшләү дә канатландыра мине», - ди үз һөнәр остасы.
Л.Сәхибгәрәева үз белемен камилләштерү өстендә дә даими рәвештә эш алып бара. Төрле дәрәҗәдәге семинар-киңәшмәләрдә актив катнаша, коллегаларының эш тәҗрибәсен өйрәнә, үзенеке белән уртаклаша. “Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә “ дип юкка гына әйтмәгәндер халык.
Башкортстан Хөкүмәтенең карарына ярашлы, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты тарафыннан гомум белем бирү һәм дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларының иң яхшы башкорт, урыс һәм туган тел укытучыларын билгеләп, аларны акчалата бүләкләү максатында республика конкурсы уздырылып килә. Лариса Рәмил кызы агымдагы елда конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр исәбенә кереп, грант иясе булды. Мәгариф өлкәсендә үтә торган мондый конкурслар, укытучыларны дәртләндерү чаралары ил Президенты Владимир Путинның Указларында билгеләнгән «Мәгариф» милли проекты куйган бурычларны тормышка ашырырга булышлык итә. Шулай ук, бу грант, укытучының нәтиҗәле эшләвенең бер күрсәткече булып та тора. Бу уңышлар, бу югарылыклар Лариса Рәмил кызын да яңа җиңүләргә дәртләндергәндер, педагог киләчәктә дә яңа йолдызчыкларны кабызыр,сәләтле балаларны үстерер, дип ышанам.
Зинфира МИНҺАҖЕВА, район мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге начальнигы.