-Игмәт авыл советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр ачкычлар җыелмасын сатып алып китерде. Әнис Хаҗгали улы һәм Әлфия Әдиятулла кызы Хәкимовлар берничә җылы эчке кием комплекты һәм носкилар тапшырды.
-Ришат Гәрәев һәм Римма Хуҗина якташларыбызга даими ярдәм итеп торалар. Бу юлы да алар читтә калмадылар, 7380 һәм 3712 сумлык медикаментлар сатып алдылар.
-Айрат Мәрдисламов гомум суммасы 1800 сумлык 50 л. һәм 60 л. 2 мичкә тапшырды.
Сез һәрберегез уртак эшкә зур өлеш кертәсез. Без шундый актив һәм ярдәмчел кешеләрнең безнең районда яшәве белән горурланабыз.
Барыгызга да ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәбез!