+21 °С
Болытлы
Музей Русия хәрбиләренең батырлыгы турында сөйләүче экспонатлар саклана торган уникаль киңлек булып тора. Килүчеләр сугышчыларның шәхси әйберләре һәм бүләкләре белән таныша, операция барышы һәм аның илебез киләчәге өчен әһәмияте турында белә ала.
Музей тарихи хәтерне саклау урынына гына түгел, яшьләрне патриотик тәрбияләү мәйданчыгына да әверелде. Волонтерлар һәм Беренчеләр хәрәкәте активистлары биредә Ватанга мәхәббәтне һәм аны саклаучыларга хөрмәтне ныгытуга юнәлдерелгән чараларны даими уздырырга ният белдерделәр.