Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
24 сентябрь 2024, 06:15

Көзге бәйрәм күркәм үтте

23 сентябрь көнне Түбән Череккүл урта мәктәбенең ишегалдында иң матур һәм яраткан вакыйгаларның берсе – «Башкортстан тәмнәре» көзге ярминкәсе узды.

Көзге бәйрәм күркәм үттеКөзге бәйрәм күркәм үтте
Көзге бәйрәм күркәм үтте

Бу уңыш һәм муллык бәйрәме булды. Биредә яшелчәләр, өй эшләнмәләре, чәчәкләр, кул эшләре, кондитер пешерүләре, тәм-томнар һәм башка бик күп нәрсәләр сатып алырга мөмкин иде.

Ярминкәдә 1-11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Балалар үзләрен оста сатучылар ролендә сынап карадылар. Алар шаян такмаклар әйттеп кунакларны чакырдылар, төрле тәмле әйберләр белән сату иттеләр.

Һәр сыйныф үзенең «сәүдә» урынын мөмкин кадәр матуррак һәм оригинальрәк итеп бизәргә тырышты. Беркем дә яшь сатучылардан буш кул белән китмәде.

Чарада катнашучылар көзге ярминкә бәйрәменнән бик күп уңай, якты, онытылмаслык хис-кичерешләр алды.

Чыганак

Көзге бәйрәм күркәм үтте
Көзге бәйрәм күркәм үтте
Көзге бәйрәм күркәм үтте
Көзге бәйрәм күркәм үтте
Көзге бәйрәм күркәм үтте
Көзге бәйрәм күркәм үтте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас