2024 ел безнең Башкортостан Республикасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кайгырту елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, «Мотыльки» командасы чараны сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Илеш коррекцион интернат-мәктәбендә уздырырга карар кылды. Бәйрәм вакытында студентлар күңелле зарядка, эстафета үткәрделәр һәм биюләр оештырдылар.
Аннары барысы бергәләп самолетлар ясадылар һәм аларга үзләренең иң кадерле хыялларын яздылар.
Бәйрәм бер сулышта узды, студентлар да, балалар да бергә үткәргән вакыттан гаять зур ләззәт алдылар. Бу тәҗрибә студентларга мохтаҗларга ярдәмнең бик мөһим булуын һәм аларның тормышларын яктырак һәм бәхетлерәк итәргә кирәклекне күрсәтте.