Тантаналы ачылышны һәм тулаем чараны барысы да хөрмәт иткән һәм яраткан Клара Хәсәнҗан кызы Хәлиуллина алып барды. Әлеге чарага чакырылган кунаклар Хәмит Латыйповның үзе белән шәхсән таныштылар, ул үзенең биографиясе һәм иҗади тормышы белән уртаклашты. Якташыбыз 75 яшендә үсеп килүче буынны да үз осталыгына өйрәтә. Шулай ук катнашучыларга үзенең төрле иҗади эшчәнлегенең серләре турында сөйләде. Үрмәт авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Илдар Алфаф улы Муллаголов Хәмит Нәҗип улы белән күптәнге дуслыгы һәм туганлык бәйләнешләре турында сөйләде. Ә балалар музыка сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге мөдире Айгөл Фәрваз кызы Фәсхетдинова хезмәттәшенең талантын ассызыклап, рәсем сәнгатенә, графикага, линогравюрага, агачтан уеп ясауга, шигърияткә, гомумән матурлыкка битараф булмаганнарга шушы төрле күргәзмәне карарга тәкъдим итте. Чараның музыкаль бүләге - атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсилә Басыйрованың җырлары булды.
Хәмит Латыйпов – безнең якташ, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия Рәссамнар берлеге, ТРның Язучылар берлеге әгъзасы. Ул балачактан ук шигърият белән мавыга, беренче шигыре 1966 елда Илеш районың “Маяк” газетасында басылып чыга. 1990 елларда ул шигъри иҗат белән җитди шөгыльләнә башлый, үткен, фәлсәфи-лирик шигырьләр авторы буларак таныла, алар белән башкорт һәм татар вакытлы матбугатында басылып чыга. 1997 елда үзенең график иллюстрацияләре белән «Җир һәм күк» исемле беренче шигырьләр җыентыгын чыгара, ул әдәби тәнкыйть тарафыннан мактаулы бәяләнә. Шул ук елда Туймазы телевидение студиясе Латыйпов турында «Ностальгия» исемле документаль фильм төшерә.
Күргәзмә 30 октябрьгә кадәр дәвам итә.