Әлеге күркәм бәйрәм – Халыкара укытучылар көнендә иң изге теләкләрне кабул итегез. Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.
Районыбызның мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм. Районыбыз педагоглары мәгариф өлкәсендәге казанышлары, тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы булулары белән һәрчак аерылып торды һәм киләчәктә дә үз эшләренә тугры калырлар дип ышанам.
Барыгызга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим. Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен.
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.