Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 октябрь 2024, 10:55

Чара фәһемле үтте

Балалар өчен янгын хәвефсезлеге – балалар бакчасында да, өйдә дә аерым игътибар бирергә тиешле мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Чара фәһемле үттеЧара фәһемле үтте
Чара фәһемле үтте

Бүген Түбән Череккүл авылының мәктәпкәчә төркемнәренең берсендә Башкортстан Республикасы янгынга каршы хезмәте Дәүләт казна учреждениесенең янгыннарны профилактикалау төркеме инструкторы Рөстәм Шәрәфетдинов дәрес үткәрде.
Дәрес барышында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре һәм балаларның ут белән шаяруына юл куймау турында әңгәмәләр үткәрелде.

Баланы янгын хәвефсезлегенә генә түгел, ә янгын чыккан вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә дә өйрәтү мөһим. Баланың грамоталы гамәлләре куркыныч хәлдә аның гомерен саклап калырга мөмкин.

Чыганак

Чара фәһемле үтте
Чара фәһемле үтте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас