+6 °С
Болытлы
Биредә районның авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүче кооперативлар, фермер хуҗалыклар, шулай ук шәхси хуҗалыкларын алып баручылар үз продукциясен тәкъдим итте. Шулай ук ярминкәдә күрше районнардан да төрле продукция җитештерүчеләр катнашты. Илешлеләр үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста, арзанлы азык-төлекне, яшелчә-җимеш, бал һәм умартачылык, ит, сөт-май продуктларын яратып алды.
Чараны күркәмләп, район мәдәният сарае үзешчәннәре җыелган халыкка концерт номерлары бүләк итте.
Республика көненә багышланган көзге ярминкә гөрләп торды, тәкъдим ителгән бай ассортименттагы продукциядан халык кәнагать калды.